Династияләрнең һәркайсы уникаль: бу төрле буын кешеләре, кабатланмас тормыш тарихлары. Шундый гаилә булып Яңа Юл авылында яшәүче Өметбаевлар гаиләсе тора, анда династиянең беренче буыны Җиһаннур абый һәм Фатыйма апа булган, алар өч бала тәрбияләп үстергәннәр. Җиһаннур Хәйрулла улы (1931-2012) алтын куллы оста, гомере буе авыл хуҗалыгында механизатор булып эшләгән, җирен сөргән, чәчкән, уңышын җыйган. Авылның һәр йортында аның үз куллары белән ясаган хуҗалык әйберләре (сәнәк, көрәк, чалгы һ.б.) әлеге көнгә кадәр кулланыла. Ул кешеләргә һәрвакыт ярдәмчел, тормышта активист була. Әле ул тимерче булып та эшләгән, аның катнашы белән чишмә, кое, зират территориясе дә төзекләндерелгән. Хезмәтендәге югары күрсәткечләре өчен ул хөкүмәт бүләге - "Фидакарь хезмәт өчен" медале белән бүләкләнгән, берничә тапкыр мактаулы грамоталар, рәхмәт хатлары алган, социаль ярышларда җиңүче булып танылган. Ә 1980 елда «Районның иң яхшы механизаторы» исеменә лаек булган. Аның хатыны Фатыйма апа совхозда сыер с