Дөньяда миллионнан артык кеше ел саен юл һәлакәтләре корбаннары була. Җәмәгатьчелекнең игътибарын юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәмәү проблемасына җәлеп итү өчен, шулай ук юл хәрәкәтендә катнашучыларны тәрбияләү өчен, Берләшкән милләтләр оешмасы Бөтендөнья юл-транспорт һәлакәтләре корбаннарын искә алу көнен үткәрү инициативасы белән чыккан. Бу дата ел саен, ноябрьнең өченче якшәмбесендә билгеләп үтелә. Быел ул 30 нчы тапкыр узачак. Бу дата алдыннан өлкәннәр һәм балалар катнашында профилактик акция чаралары уза. Бүген шундый акция Югары Осланда да узды. Анда Югары Ослан мәктәбе, гимназия укучылары һәм "Кояшкай" балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр катнашты. Җәяүлеләр кичүе янындагы мәйданда юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәүгә чакыру сурәтләнгән плакатлар тоткан балалар, оператив хезмәтләр хезмәткәрләре җыелган, шулай ук юл-транспорт һәлакәте вакытында кеше һәлак булган машинаны эвакуаторда мәйданга алып килгәннәр. Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре һәм "БДД" ДБУ белгече җыелганнарга транспорт
Югары Осланда юл-транспорт һәлакәтләре корбаннарын искә алу көненә багышланган акция узды
17 ноября 202317 ноя 2023
1 мин