---------------------
Төшке ашны ашап, эшкә җыенып йөргән Гамилә машина тавышын ишетеп, тәрәзәгә капланды.
Кем булыр бу? Әллә Хәдичәне эзләп килгәннәр микән?
Гамилә бишектә уйнап яткан Викторияне егылмасын дип, юрганы белән тиз генә идәнгә алып куйды да, бакчага чыгып чапты.
Анда, анда.. диде ул, тыны бетеп. Хәдичә.. А-А..
Нәрсә булды әни, Җиләк егылып төште мәллә?
Юк балам, юк. Анда тагын сине алырга килделәр бугай. Гамилә кызын якларга теләгәндәй кочаклап, елап җибәрде.
Кемнәр әни, нәрсәгә?
Хәдичә үзе дә куркып, әнисен дер селкетте. Нинди кешеләр соң ул?Әнии..
Машина белән... Машина..
Хәдичә җайлап кына әнисен кырыйгарак этеп куйды да, капка төбенә ашыкты.
Минем бөтен документларым тәртиптә, диде ул бакча коймасын ачып. Бәлки, вакытында эшкә урнашмагангадыр. Ләкин бит, кызым бәләкәй. Аны кая куярга?
Хәдичә әллә ниләр уйлап капканы ачты.
Сеез? Мине ничек таптыгыз?Шул минутта алдында басып торган урта яшьләрдәге ирне күреп, аңын җуйды Хәдичә.
Абдуллина! Син нәрсә?! Килгән теге матур гына ир, Хәдичәне көчле кулларына күтәрергә җитешеп, эскәмиягә утыртты.
Курыкмагыз, мин начарлык белән килмәдем, диде ул, шул мизгелдә капка төбенә чыгып баскан Гамиләгә карап. Апа су алып чыксагыз яхшы булыр иде. Ләкин Гамилә кереп китүгә, Хәдичәне күтәреп, үз артыннан капканы япты ир.
Авыл халкы җыелып әллә ни сөйләмәсеннәр әле,дип, агарып калган Хәдичәне җайлап кына баскыч төбенә утыртты.
Виктор Андрееч.. Сез исән?Миннән сезгә ни кирәк?
Андрееч дигәннәре, җиңел сулап, Хәдичә янына килеп утырды.
Куркыттың бит, Абдуллина, диде ул елмаеп. Монда утыргач, исән булам инде. Син, моннан котылдым, дип, сөенгән идеңме?
Юк, юк. Хәдичә, аптырап калган әнисенең кулыннан су алып эчте дә, үзе дә елмаеп куйды. Бу минем әни диде ул, җиңел сулап. Ә мин сезгә кызны бирергә дә уйламыйм.
Ә мин алып китәргә уйламыйм да..
Ә нигә килдегез алайса?
Эшнең нидә икәнен юньләп аңламаган Гамилә, бер кулына тоткан уклау таягын артына яшереп, бала янына керү ягын карады.
Кызым, сиңа куркыныч янамыйдыр бит диде ул, иргә ымлап. Бу юлы сине берәүгә дә бирмим, бәрәм дә үтерәм.
Юк, әни, үтерә күрмә тагын.. Хәдичә сүзен дә әйтә алмыйча көлеп җибәрде.
Бу мин сөйләгән төрмә начальнигы була инде, әни . Үзе эшләгәндә мине бер кешегә рәнҗетергә ирек бирмәде ул.
Ә-ә. Җиләкнең әтисе шушы имгәк була алайса. Алып китмидер бит? Аллам сакласын!
Юк, дип әйтте, әни. Син кызны кара инде. Без бераз сөйләшеп алыйк.
Әнисе кереп китүгә, кызыксынып Викторга карады Хәдичә. Чынлап та, ә сез нәрсәгә килдегез? Кызны күрергәме?
Кызны гына түгел, Хәдичә! Андрееч куркып кына Хәдичәнең кулыннан сыпырып алды. Сине дә күрәсем килде минем. Сагындым мин сине, бик сагындым.
Һич тә моны көтмәгән Хәдичә шаккатып, кайчандыр үзенең хуҗасы булган Викторга карады.
Сагындыгыыз? Мине? Ә хатыныгыз?
Виктор җиргә карап кулын гына селтәде.
Шундый хатын була мени, Хәдичә? диде ул, уйланып. Менә син яралы иреңне ташлап китәр идеңме? Әллә? Аннары Хәдичәнең җавабын да көтмичә,сүзен дәвам итте.
Ә менә, Лена ташлады. Әйе, әйе, миңа инвалид кирәк түгел дип,мине больницада калдырып кайтып китте.Ә сезнең хәлләр ничек, Абдуллина? диде ул, кызының әнисен кочаклаудан чак тыелып. Виктория ничек? Үсеп беткәндер инде.
Үзеннән унбиш яшькә олы булса да, Хәдичә үзе дә битараф түгел иде элекке төрмә начальнигына. Ләкин ул вакытларда гаепле кайда да, начальник кайда. Ниндидер мәхәббәт хисләре турында уйларга да курыккан иде ул. Ә менә бүген.. Шушы мөлаем, төз гәүдәле ир, аңа үзе хисләрен аңлата.
Шул минутта Хәдичәнең йөрәгендә яшертен бер кыл тартылып куйды. Ә бәлки, Аллаһка тапшырып, авылдан чыгып китәргәдер. Колхоздан башка эш тә юк. Анда да алмаслар.Ләкин , мин китсәм әни бер ялгызы нишләр?
Ә синең Викторияне күрәсең киләме? Әйдә алайса өйгә керәбез. Хәдичә сингә күчкәнен аңлап бетермичә урыныннан торды. Кызым бик матур.
Кызыбыз, Абдуллина, кызыбыз,диде Виктор Хәдичә артыннан ияреп . Синеке генә түгел, Виктория минем дә кыз. Документлары машинада әле, алып керермен.
Ярар, ярар, синеке дә..
Ишектән керүгә үзенең өлгесе булган сап-сары чәчле сабыйны күреп, ни еларга, ни көләргә белмәде Виктор.
Хәдичә, диде ул, баланы кулларына күтәреп. Нинди матур безнең кыз. Карагыз әле бер күктәй күзләрен. Ә чәчләре, чәчләре гел башак инде.
Урысча юньләп аңламаган Гамилә шаккатып яшьләргә карады.
Кызыым, нәрсә ди бу җүләр? Күзе һавага караган диме? Бирермен мин аңа..
Юк, әни, юк. Хәдичә елмаеп, әнисенә карады. Күзләре как небо,ди. Зәңгәр бит күзләре, әни, һавадай зәңгәр.
Бу зимагурныкына ошаган икән шул. Моныкы да шундый. Ярар кызым, әйт әйдә Әндригә, чәй эчеп алыгыз. Татар халкы кунагын өстәл артына утыртмый җибәрми диген. Аннары прәмедән тут пошул булыр.
Гамилә өстәл өстенә бер караш атты да, сөйләшсеннәр дип, бакчага чыгып китте. Бик күлтернига ошаган бу үзе, диде ул эчтән уйланып. Матур да. Акылы гына керделе чыктылыга охшап тора. Белмим тагын.
Гамилә чыгып китүгә, ипләп кенә кызын кулына алды Виктор. Хәдичә, диде ул, дулкынланып. Ничә чакрым җирне, бала күтәреп ничекләр кайтып җиттең? Нинди көчле син. Сабыр да Әйе, теге вакытларда да сабырлыгыңа шакката идем мин. Бөтен татар кызлары шундый матур, сабырмы соң ул?
Виктория дә миңа охшаган Андрееч. Ул миңа караганда да сабыр бугай әле. Кайткан чакта да миңа авырлык тудырмады. Әле ярый теге вакытта пычак белән кадаганнар, баланы миңа бирмәс идегез.
Әх, сине! Ярый чәнечтеләр дисең инде алайса. Виктор уйланып, кызын бишеккә салды да, әкрен генә тибрәтә башлады. Белмим, Хәдичә, белмим, диде ул, йөзендә авыр чалымнар чыгарып. Кем белә, бәлки биргән дә булыр идем. Ул бала дип, хатын белән айлар буе талаштык бит без. Ул үзе өчен генә яшәүче, рәхәттә үскән җитәкче кызы шул .
Әле үзегезне дә, аңа өйләнгәнгә генә начальник итеп куйганнардыр..
Күрәзәче мәллә син Хәдичә. Виктор матур гына көлеп, аңа карады. Әйе точно , мин гади милиционер идем шул. Бабай күтәрде..
Бу юлы инде Хәдичә көлеп җибәрде. Бабай тагын җиргә төшердеме?
Әйе, Хәдичә. Мин хәзер әни янына кайтып, җитәкче булып эшкә урнаштым. Менә машина да бирделәр.
Димәк, син хәзер Удмуртиядә. Безгә якын гына торасыз?
Әйе, Мәскәү кебек ерак түгел. Поезд белән тагын да якынрак. Виктор, тирбәлә торгач, йокыга киткән кызына карап торды да, Хәдичә янына өстәл артына килеп утырды.
Беләсеңме Абдуллина диде ул, ниндидер бер сер әйтергә җыенгандай. Син бер камерада утырган Галя апаңны хәтерлисеңме? Ну, теге такта башларын өенә алып кайткан апаны?
Әлбәттә инде, Виктор Андреевич . Ничек аны онытыйм ди. Ул булмаса, мин анда яши дә алмаган булыр идем. Әнием урынына иде бит ул. Аның белән берәр хәл булмагандыр бит? Куркытма әле.
Юк, юк, Хәдичә. Аның белән барсы да яхшы. Мин аның белән күрешеп торам. Так вот, Абдуллина, Галя апа сиңа бик күп сәләм әйтеп, үзенә кунакка чакырып калды.
Кунакка?Чынлап әйтәсезме? Виктор, чынлапмы? Аның белән ничек күрештегез.
Виктор чынаякта калган чәен йотып куйды да, серле генә Хәдичәгә карады.
Мин бит, Абдуллина диде ул, елмаеп, үземне авыл малае дигән идем, исеңдәме? Вот, әнием шул Галя апа яшәгән авылда туып үскән минем . Хәзер дә шунда яши.
Әһәә, димәк,шуның өчен Галя апаны алдан азат итәргә җаен таптың?
Әлбәттә, Хәдичә, әлбәттә. Амнистия булмаса да, мин сине дә чыгарырга тырыша идем. Ышан миңа, мин сине бик нык яраттым. Әнә шуңа күрә хатын артыннан да, ялынып йөрмәдем.
Ул вакытларда миңа алай тоелмады шул, егет.
Шулайдыр, Хәдичә. Төрмә законнарын яхшы беләсең. Тоткын белән елмаеп сөйләшергә дә ярамый иде бит.
Шулай эч серен бушатып, Виктор урыныннан кузгалды.
Озак тордым инде Хәдичә, диде ул, аңа туры карап. Кайтырга кирәк булыр. Берәр айдан кабат килсәм, нәрсә диярсең?
Кызыңны күрәсең килсә, әлбәттә мин каршы түгел.
Юк, син мине дөрес аңламадың, Хәдичә. Әгәр теләсәм Викторияне бүген үк үзем белән алып китә алам. Документта әтисе мин. Ләкин, мин аның әнисез калуын теләмим. Кызымның әтисе дә, әнисе дә булырга тиеш. Шуңа күрә, Хәдичә, әйдә кызыбызны бергә үстерик. Мин сиңа ант итәм, мин бик яхшы ир дә, Әти дә булачакмын.
Бер мәлгә югалып калган Хәдичә дә, өстәл артыннан кузгалды.
Ярар, диде ул, әкрен генә. Бер айдан көтәм, уйлап карармын. Ә менә Галя апа янына әбизәтелно барачакмын, Аллаһ бирса. Аңа да миннән бик күп сәләм әйтегез...
---------------------
Төшке ашны ашап, эшкә җыенып йөргән Гамилә машина тавышын ишетеп, тәрәзәгә капланды.
Кем булыр бу? Әллә Хәдичәне эзләп килгәннәр микән?
Гамилә бишектә уйнап яткан Викторияне егылмасын дип, юрганы белән тиз генә идәнгә алып куйды да, бакчага чыгып чапты.
Анда, анда.. диде ул, тыны бетеп. Хәдичә.. А-А..
Нәрсә булды әни, Җиләк егылып төште мәллә?
Юк балам, юк. Анда тагын сине алырга килделәр бугай. Гамилә кызын якларга теләгәндәй кочаклап, елап җибәрде.
Кемнәр әни, нәрсәгә?
Хәдичә үзе дә куркып, әнисен дер селкетте. Нинди кешеләр соң ул?Әнии..
Машина белән... Машина..
Хәдичә җайлап кына әнисен кырыйгарак этеп куйды да, капка төбенә ашыкты.
Минем бөтен документларым тәртиптә, диде ул бакча коймасын ачып. Бәлки, вакытында эшкә урнашмагангадыр. Ләкин бит, кызым бәләкәй. Аны кая куярга?
Хәдичә әллә ниләр уйлап капканы ачты.
Сеез? Мине ничек таптыгыз?Шул минутта алдында басып торган урта яшьләрдәге ирне күреп, аңын җуйды Хәдичә.
Абдуллина! Син нәрсә?! Килгән теге матур гы