“Кояшкай” балалар бакчасында рус тәрбиячеләренең “Мин татарча сөйләшәм һәм эшлим - 2023” республика һөнәри осталык бәйгесенең муниципаль этабы узды. Конкурс алдыннан “Кояшкай” балалар бакчасында төрле халыклар киемнәренә киенеп тәрбияләнүчеләр һәм хезмәткәрләр кунакларны каршы алдылар, бергәләп Татарстан гимнын башкардылар. Шулай ук сәхнәләштерелгән "Аулак өй" күренешен күрсәттеләр, анда тамашачылар татарларда кичке аулак өйләрнең ничек узуын күрделәр. Конкурста барлыгы 4 педагог катнашты. Ярышлар берничә этапта узды. «Мин сине кызыклы уенга өйрәтәм» конкурсының беренче этабында балалар белән конкурсантлар «Нәрсә? Кайда? Кайчан?" уенында биремнәр үтәделәр, җәнлекләр өчен йорт төзеделәр һәм су иясеннән малайны коткардылар, шулай ук "Тылсымлы зонтик" балаларны интонация белән сүзләрне әйтергә өйрәтте. Бу уеннар ярдәмендә балалар татар телендә күп кенә яңа сүзләр белделәр. Киләсе этап - викторина уены, татар телен белү дәрәҗәсен күрсәтте, барлык конкурсантлар да бу бәйгене бик яхшы башкар
Югары Осланда “Мин татарча сөйләшәм һәм эшлим - 2023” бәйгесенең район этабында җиңүчесе билгеләнде
23 ноября 202323 ноя 2023
3
1 мин