Найти в Дзене
Услон.РТ

Әниемнең йөрәк җылысы

Чараның башында алып баручы 1924 елда нигез салынган Бакча-Сарай поселогы тарихын сөйләде. Авыл буласы урынга беренчеләрдән булып Кәримовлар гаиләсе килеп урнашкан. Балалар җирле шагыйрә Хәят Ярулла кызы Кәримованың шигырьләрен тыңлап кына калмадылар, алар «Әни мәхәббәтенең җылысы» дигән шигырьләр җыентыгыннан саф татар телендә күп кенә шигырьләрен укыдылар. Кичә кызыклы булды. Хәят ханымның шигырьләрендә туган як табигатенең матурлыгы, туган якка, авылдашларга, балаларына, укучыларына мәхәббәт җырлана һәм шигырьләрдә җылы, назлы ана мәхәббәте сизелә. Мәдәният йортына шигырьләр җыентыгы быелгы елның җәендә шагыйрәнең кызы Алсу ханым тарафыннан бүләк ителгән иде.

Чараның башында алып баручы 1924 елда нигез салынган Бакча-Сарай поселогы тарихын сөйләде. Авыл буласы урынга беренчеләрдән булып Кәримовлар гаиләсе килеп урнашкан. Балалар җирле шагыйрә Хәят Ярулла кызы Кәримованың шигырьләрен тыңлап кына калмадылар, алар «Әни мәхәббәтенең җылысы» дигән шигырьләр җыентыгыннан саф татар телендә күп кенә шигырьләрен укыдылар.

Кичә кызыклы булды. Хәят ханымның шигырьләрендә туган як табигатенең матурлыгы, туган якка, авылдашларга, балаларына, укучыларына мәхәббәт җырлана һәм шигырьләрдә җылы, назлы ана мәхәббәте сизелә. Мәдәният йортына шигырьләр җыентыгы быелгы елның җәендә шагыйрәнең кызы Алсу ханым тарафыннан бүләк ителгән иде.