"Без бердәм булганда гына көчле, дус һәм тату яшибез. Безнең берләшү илгә моңарчы күрелмәгән басым булган шартларда, Россия дошманнары җәмгыятькә таркалуны кертергә, кешеләрне милли һәм конфессиональ билгеләр буенча аерырга тырышкан шартларда аеруча мөһим ", - дип билгеләп үтте Рөстәм Нургали улы сәламләү чыгышында. Рөстәм Миңнеханов шулай ук билгеләп үткәнчә, бүгенгә республикада 13 йорт һәм халыклар дуслыгы үзәкләре, 100ләп милли-мәдәни үзәкләр эшләп килә. Дәүләт хакимияте органнары һәм милли-мәдәни оешмалар арасындагы үзара хезмәттәшлектә Татарстан халыклары ассамблеясе, Бөтендөнья татар конгрессы, Рус милли-мәдәни берләшмәсе, ТР мөселманнары Диния нәзарәте, Рус православие чиркәве митрополиясе мөһим роль уйный. “Безнең йорт - Татарстан” этномәдәни фестивале соңгы елларда бөтен республиканы колачлады. Аның Халыклар бердәмлеге көне алдыннан узуы символик төскә ия. Бүген сезнең алда Татарстанның иң яхшы халык коллективлары чыгыш ясый. Чарада катнашучыларның барысына да энтузиазм, туга
Район мәдәният хезмәткәрләре этномәдәни проектларны үстерүгә ярты миллион сумга якын акча алдылар
7 ноября 20237 ноя 2023
2 мин