27нче октябрь көнне Казан шәһәрендә төбәкара «Калфаклы сандугач» конкурс-фестивале узды, анда районыбыздан видеолар буенча сайлап алу турын узган Норма урта мәктәбе укучылары да чыгыш ясады. Мәртәбәле жюри һәр чыгышны игътибар белән тыңлады, җиңүчеләрне ачыклады. Хәбибуллина Дилә урта төркемдә өченче урын, Насыриева Гүзәл зурлар төркемендә беренче урын яуладылар. Кызларны конкурска җитәкчеләре Фәридә Кәримова әзерләде.
Норма урта мәктәбе сандугачлары мәртәбәле конкурста җиңү яулады (фото)
4 ноября 20234 ноя 2023
4
~1 мин