-Гражданнар авиациясенең һава суднолары очу экипажлары әгъзалары булып хезмәт куйган пенсионерлар өчен өстәмә түләүне яңадан исәпләп чыгарачаклар. Бу мондый белгечләр хезмәтен кулланучы оешмаларның кертемнәре белән бәйле. -Күмер сәнәгате оешмаларында эшләгән кайбер белгечләр шулай ук пенсиягә өстәмә акча алалар. Бу күмер чыгару һәм шахталар төзү эшләрендә катнашучыларга кагыла. -Ноябрьдә 80 яшькә җиткән гражданнарның да пенсияләре артачак. Ул автомат рәвештә Социаль фонд мәгълүматлары нигезендә булачак. -Банкротлык турындагы законга үзгәрешләр керә. 25 мең сумнан 1 миллион сумга кадәр бурычы булганнарны, судка бармыйча гына, банкрот дип тану җиңелләшә. Элегрәк бу чикләр 50 меңнән 500 мең сумга кадәр дәрәҗәдә булган. -Автомобильләр өчен яңа таләпләр. Ноябрь башыннан Россиядә җитештерелә торган автомобильләргә блокка каршы системалар (ABS) урнаштыру таләбе кире кайтару планлаштырыла. Моннан тыш, үзгәрешләр Россия автомобильләре двигательләренең минималь рөхсәт ителгән экологик классына к