---------------------
Абдуллина! Абдуллинаа.. Куе яшелгә буялган төрмә больницасында аңга килде Хәдичә.
Мин кайда? Нәрсә булды? Кипкән иреннәрен ялап, як ягына каранды кыз.
Бернәрсә дә булмады диде, кара кысалы зур күзлек кигән табиб. Авырлы чакта мондый хәлләр еш күзәтелә. Шулай да бер атна ятып чыгарга туры килер. Аннары Виктор Андрееч белән дә сөйләшми булмас. Ни дисәң дә, монда аның катнашы булганы безгә билгеле.
Нәрсә билгеле? Кем авырлы?
Мин түгел инде дип, усал итеп көлеп җибәрде табиб. Моңа кадәр ничек авырга узмадын, аптыраш. Әллә Викторныкы икенче төрлеме?
Җир тишеге булып, шунда керерлек оялса да, түзде Хәдичә. Аның башында хәзер бөтенләй икенче уйлар иде. Моңа кадәр авырга узмагач, бу турыда уйламады ул. Ә бүген. Юк, төрмәдән бала белән дә кайтырга Аллах сакласын. Әнидән оят, авыл халкы ни дияр?
Төшерергә иде диде Хәдичә, уйлап та тормыйча. Әле минем өч ел утырасым бар. Баланы нишләтермен.
Ансын синнән сорап тормаслар Абдуллина. Кирәк түгел дисәләр, аборт ясарбыз. Тусын дисәләр, кала инде.
Бу минутларда үзен читлектәге яралы кош итеп тойды Хәдичә. Менә хәзер басу кырлар өстеннән рәхәтләнеп бер очасы иде лә, юк шул. Юк, чыгып китәр өчен тимер читлек комачау итә.Ээх, Мансур абый, нинди начарлыгым тиде минем сезгә? Нигә шундый кансыз булдыгыз соң сез? Аборт ясасыннар иде инде.
Ләкин, озак уйланып утырырга туры килмәде кызга. Ярты сәгать эчендә больница халатын киеп, палатада утыра иде инде ул. Монда да шалтыр шолтыр ачкычлар борыла, авыр тартылып тимер ишекләр ачыла. Шул ук зәңгәр күк, шул ук тимер рәшәткәләр.
Дүрт кешелек палатада бер үзе нишләргә белмичә озак утырды Хәдичә. Бер торып басты, бер кечкенә генә тәрәзә каршына килеп тирән уйга чумды.. Менә хәзер Илһам белән яшәгән вакытлар булса. Балабыз туасын белеп ничек сөенер идек. Илһам, Илһам.. Ничек өзелеп яраткан идем бит мин сине. Сөйгәнен күз алдына китереп, елмаеп куйды Хәдичә.
Юк инде, Илһам, диде ул, гүя егете каршында тора. Һич тә үпкәләмим, бәхетле бул. Галия дә матур кыз.
Нәрсә? Син дә мине яратасың? Юк, җаным, юк. Минем белән син бәхетле була алмыйсың. Мин бит халык дошманы.
Ул арада авыр калтырап ишек ачылды. Нуу, диде, әлеге дә баягы табиб. Как хәлләр? Хәзер баллы чәй китерләр, ашап алырсың. Балага дөрес туклану кирәк.
Димәәк?..
Әйе, Абдуллина, бала туачак. Приказ свыше. Доктор бармагын югарыга төртеп күрсәтте дә, ишеккә юнәлде.
Без глупостей, диде ул, ишек тоткасына ябышып. А то бөтенебезгә плохо будет.
Шул көннән башлап тормышы күпкә җиңеләйде Хәдичәнең. Чиста урын җир, каян чыккандыр, ике кешелек камера. Яхшы гына ашау эчү.
Һәм инде, әлбәттә, нәчәлник янына кереп йөрүләр. Хәдичә
авырга узганны белгәч, Виктор башка хатыннар белән чуалыр, дип уйласа да, тегесе аннан ваз кичмәде. Киресенчә, нинди тәмле нәрсә юнәлтә ала, Хәдичәгә ашатты.
Син Хәдичә бер дә кайгырма, диде ул, бер очрашканда. Бала тууга, мин аны үземә алачакмын. Син әле яшь, төрмәдән чыккач кияүгә чыгарсың, бала табарсың. Мин үзем авыл малае, андагы гайбәтләрне яхшы беләм. Төрмәдә туган балага көн күрсәтмәсләр.
Ә үзегезнең балалар? Хатыныгыз? Алар чит баланы кабул итәрләрме соң?
Үзебезнең балалар юк безнең Хәдичә. Так что, бала иркендә, муллыкта үсәчәк.Син дә үз срогыңны минем кул астында тутырып бетерерсең. Башка бу темага сөйләшмибез. Аңладыңмы?
Әйе, аңладым. Шулай итәрбез...
Бала чактан авыр эш белән чыныгып үскән Хәдичә, авырын бик җиңел күтәрде. Укшымады чирләмәде. Ярты елга бер килеп киткән әнисе дә, аны моны сизмичә калды. Һәм менә нәкъ тугыз аен тутырып, тәрәзәгә ләйсән яңгырлар кагылганда бик матур кыз бала дөньяга аваз салды.
Кызың туды, Андрееч. Бер шик юк, бала синеке.
Нәкъ үзе кебек сары чәчле, зәңгәр күзле сабыйны күреп Виктор Андрееч шаккатты.
Чынлап та, карагыз әле бер, диде ул сабыйга карап. Күзләре дә зәңгәр түгелме,соң? Ә чәче инде тучны минеке. Яңа туган бала кырыкка төрләнсә дә, балада үз чалымнарын күргән төрмә нәчәлнигының шатлыгы эченә сыймады. Хәттә докторлар булуга карамастан, Хәдичәнең таралып төшкән кап кара чәчләреннән үбеп алды.
Рәхмәт Хәдичә, диде ул, беренче тапкыр әти булу хисен тоеп. Бу адымыңа үкенергә туры килмәс. Ләкин, баланы бер ярты ел булса да, имезәсе иде.Син ризамы?
Ничек риза булмасын иңде Хәдичә. Яналыгында җиңел генә баладан баш тарткан булса да, менә хәзер үзәкләре өзелә аның. Ничек итеп газизен бер чит гаиләгә бирсен ди инде ул. Йөрәгеннән өзелеп төшкән бәгырь җимеше бит ул.
Риза, бик риза, диде ул сөенеп. Әлбәттә, имезергә кирәк. Минем үземне әни ике яшькә кадәр имезгән әле.
Шулай итеп сабыйны әнисендә калдырып торырга карар кылдылар. Хәдичәдән сорап та тормыйча, кызга татарларга ят булган Виктория дигән исем кушылды. Дөрес, нәчәлник хатынының балага бик исе китеп тормады. Киресенчә җирәнеп карады ул аларга. Бала тугач та мәҗбүри генә килеп китте . Моңа үпкәлисе урынга сөенде генә Хәдичә. Бәлки әле кызын алмаслар да. Хатынына бала кирәк түгел икән бит, ләбаса .
Баласын кулына алган саен, Аллаһка ялварды Хәдичә.
Әй бер Аллам, дип яратып Викториясен үпте. Барлык кылган гөнахларымны гафу итеп, эшләгән изге гамәлләрем хакына баламнан аерма Ходаем. Үтенеп сорыйм, ялварам синнән бөек Аллаһ, Виктория минем белән калсын.
Баланы күкрәгенә кыскан саен Аллаһка ялваруын ташламады Хәдичә. Әбисеннән отып калган догаларны көн төн укыды.
Һәм менә көннәрдән бер көнне Аллаһ тагәлә үзенең көчен күрсәтеп, Хәдичәгә кояш елмайды. Бер гөнахсыз ике баланы фәрештәләр үз канаты астына алдылар .
Әйе, нәкъ менә кеше ышанмаслык хәлләр.. . Чөнки бала туып бер ике атна узуга 1953елның март аенда Россия, төрмәдә утыручыларга амнистия игълан итеп, млн.ган кешене иреккә чыгара. Май башларында Хәдичә утырган төрмәгә дә бәреп керә ул үзгәреш җилләре. Ләкин менә сөенәсе урынга, күз яшьләренә буыла Хәдичә . Чөнки Виктор,аның ай ваена карамыйча, әле яңа ике ае узып барган баланы үзендә калдырырга документлар әзерли башлый. Шулай сөйләштек, Абдуллина , ди ул. Кыз минеке.
Хәдичә, ярар, дип, ризалыгын бирсә дә, Аллахка ялваруын ташламый. Йөрәге, җаны белән елап үтенә ул.
Һәм менә шунда, кеше ышанмаслык бер мохҗиза була да инде. Төрмәдән ялгышлык белән авыр җинаять кылганнар да чыгып,шунда бер үчлеклесе төрмә нәчәлнигенә пычак белән кадый. Башка төрмәдән чыкканнар кебек, җинаятьче качып котыла, ә Викторны авыр хәлдә больницага салалар.
Озак та үтми, Аллаһ тәгалә үзенең кодрәтен тагын бер күрсәтеп ала .. Биш яшькә кадәрле балалары булган аналарны азат итәргә фәрман килеп, баласы белән аны да иреккә чыгарып җибәрәләр.
Ишелеп төшкән бәхеттән әздән генә аңын җуймыйча кала Хәдичә. Төрмә капкасыннан чыгуга, артына борылып карарга да куркып, тиз-тиз вокзалга таба ашыга ул. Тизрәк балам, тизрәк. Авылга кайтып җитсәк, безне берәү дә тапмас Аллах бирса. Әнием, дәү әни! Ышанасызмы, нинди авырлыклардан исән калды кызыгыз. Әз генә көтегез, кайтып җитәм Аллаһ бирсә. И-и Ходаем, минем ялваруларны ишеттеңме, рәхмәт сиңа, Аллаһка шөкер, рәхмәт.
Юл буенча шулай үзалдына сөйләнеп барды Хәдичә. Тиктомалдан көлеп тә җибәрде, күз яшьләрен дә сөртте. Аның белән бергә аяз күктә кояш көлде, ләйсән тамчылар тамды.
Һәм менә, ниһаять ул мең газаплар белән туган якларга якынлаша. Кемнәрдер үз тукталышларында төшеп кала, кемнәрдер утыра. Тиздән, бик тиздән аларның вокзалы. Хәдичә, мес мес йоклап яткан кызын җайлап куйды да,тиз генә бәдрәфкә барып килергә булды. Ләкин, китәм генә дигәндә, янында утырган таза гына хатын итәгеннән тартып, балага таба төртте .
Әй, мамочка диде ул, чирканып, төенчегеңне калдырма. Берәр хәл булса мин җавап бирмим...
---------------------
Абдуллина! Абдуллинаа.. Куе яшелгә буялган төрмә больницасында аңга килде Хәдичә.
Мин кайда? Нәрсә булды? Кипкән иреннәрен ялап, як ягына каранды кыз.
Бернәрсә дә булмады диде, кара кысалы зур күзлек кигән табиб. Авырлы чакта мондый хәлләр еш күзәтелә. Шулай да бер атна ятып чыгарга туры килер. Аннары Виктор Андрееч белән дә сөйләшми булмас. Ни дисәң дә, монда аның катнашы булганы безгә билгеле.
Нәрсә билгеле? Кем авырлы?
Мин түгел инде дип, усал итеп көлеп җибәрде табиб. Моңа кадәр ничек авырга узмадын, аптыраш. Әллә Викторныкы икенче төрлеме?
Җир тишеге булып, шунда керерлек оялса да, түзде Хәдичә. Аның башында хәзер бөтенләй икенче уйлар иде. Моңа кадәр авырга узмагач, бу турыда уйламады ул. Ә бүген. Юк, төрмәдән бала белән дә кайтырга Аллах сакласын. Әнидән оят, авыл халкы ни дияр?
Төшерергә иде диде Хәдичә, уйлап та тормыйча. Әле минем өч ел утырасым бар. Баланы нишләтермен.
Ансын синнән сорап тормаслар Абдуллина. Кирәк түгел дисәләр, аборт ясарбыз. Тусын дис