"Татар-информ" хәбәр иткәнчә, кичә Казанда Юныс Әхмәтҗанов исемендәге халыкара яшь пешекчеләр конкурсында җиңүчеләрнең исемнәрен игълан иттеләр. Б.Рәмиев исемендәге IT-паркта узган тантанада “Татмедиа” Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев та катнашты. Тантана башланыр алдыннан кунакларга Татарстан рестораторлары һәм отельерлары ассоциациясе президенты Зөфәр Гаязов мөрәҗәгать итте, ул ассызыклаганча, хәзерге заман кадрлар кытлыгы шартларында мондый конкурслар пешекче һөнәрен популярлаштырырга мөмкинлек бирә. Быел конкурс алтынчы тапкыр узды һәм халыкара конкурска әйләнде, анда Казахстаннан яшь пешекчеләр катнашты. Финалда жюри хөкеменә үз ризыкларын тәкъдим иткән сигез конкурсант очрашты. Атаклы башкала рестораннарының шеф-поварлары аларның зәвыгын, ризыкны тәкъдим итү һәм эстетикасын бәяләделәр. "Барлык финалистлар - су-шеф позициясенә әзер кадрлар. Күрәсең, аларның җитәкчелек тәҗрибәсе бар, алар гади поварлар гына түгел, ә зур профес
Макыл авылыннан Зилә Әзмөханова яшь пешекчеләр бәйгесенең Гран-при иясе булды
10 ноября 202310 ноя 2023
1 мин