Татарстан Социаль фонды инвалидлыгы булган 33 меңнән артык кешене тернәкләндерүнең техник чаралары белән тәэмин итте. 2023 ел башыннан Татарстан Социаль фонды инвалидларга 11 меңгә якын техник тернәкләндерү чарасы биргән. Техник чаралар исемлегенә кресло-коляскалар, протезлар, ортезлар, абсорбацияләүче киемнәр һәм башка эшләнмәләр керә. Якынча 33,8 мең кешегә 9 858,8 мең тернәкләндерү чарасы натураль рәвештә бирелгән. Шулай ук инвалидлыгы булган 1,8 мең граждан 321,1 мең тернәкләндерү чарасын электрон сертификатлар буенча алган. Алар үзләренә кирәкле эшләнмәләр өчен мөстәкыйль рәвештә сертификат ярдәмендә түләгән Тагын 4,1 мең инвалид үзләре сатып алган 648,9 мең тернәкләндерү чарасы өчен компенсация алды. Әгерҗе районы бүлекчәсе хәбәре буенча, инвалидлыгы булган кешеләр тернәкләндерүнең техник чараларын һәм протез-ортопедик эшләнмәләрне алу ысулын үзләре сайлый алалар. Техник тернәкләндерү чарасын натураль формада алу өчен Россия Социаль фондына гариза бирергә кирәк. Эшлә
Татарстан Социаль фонды инвалидлыгы булган 33 меңнән артык кешене тернәкләндерүнең техник чаралары белән тәэмин итте
25 октября 202325 окт 2023
1 мин