Найти в Дзене
Услон.РТ

Балалар өчен янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре

Көзге каникуллар алдыннан Югары Ослан районы буенча күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактик эш бүлеге сезне, әти-әниләрегезне, янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен балаларыгызга тагын бер кат исләренә төшерүне сорый.

Янгынны булдырмас өчен катгый рәвештә тыела:

  • Шырпы, бензин, башка ягулык матдәләре белән уйнарга;
  • Олылардан башка мичләрне ягып җибәрергә;
  • Фейерверклар, шартлаткычлар белән уйнарга;
  • Олылардан башка электр приборларын (җылыткыч, үтүк, телевизор) кабызырга;
  • Газ плитәсен мөстәкыйль кабызырга.

Янгын чыккан очракта:

  • “112” яки “101” телефоны буенча кичекмәстән янгын сүндерүчеләрне чакыртырга, төгәл адресны һәм үз фамилиясен атарга кирәк;
  • Тиз генә бинадан чыгып китәргә кирәк; төтенләгәндә, юеш яулык яисә сөлге аша суларга, чыгу юлын эзләргә кирәк;
  • Янгында беркайчан да аулак урыннарга качмагыз;
  • Кием-салым кабынып китсә, туктап җиргә егылыгыз һәм ялкын сүнгәнче җирдә аунагыз;
  • Янган бинага кире кермәгез, бу адым һәлакаткә китерергә мөмкин;

Ата-аналар, исегездә тотыгыз, шырпыларны һәм яндыру кирәк-яракларын балалар кулы җитмәслек җирләрдә сакларга кирәк! Мөмкин булганча, балаларны караусыз калдырмагыз!

“Буклетлар, лозунглар, матур плакатлар гына көтелгән нәтиҗәләрне бирмиләр, күп вакыт ата-аналар балаларны янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләренә өйрәтмиләр, кайвакыт үзләредә ут белән саксыз мөгалләмә күрсәтәләр. Ата-аналар, исегездә тотыгыз: ут - балалар өчен куркыныч уенчык!", - дип билгеләп үттеләр районның күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактика эшләре бүлегендә.