Татарстан Республикасы буенча Социаль фонд бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин һәм республика мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин мәгълүмати хезмәттәшлек турында килешү имзаладылар. Хезмәттәшлек кысаларында министрлык Россия Социаль фондының төбәк бүлегенә муниципаль мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре тарафыннан күрсәтелә торган түләүле хезмәтләр турында белешмәләр тапшырачак. Хәзер ата-аналарның ана капиталын балага(балаларга) белем бирүгә юнәлтү турындагы гаризалары фондка кирәкле документларны тапшырмыйча гына каралачак. "Моңа кадәр Россия Социаль фондының төбәк бүлеге мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләренең һәркайсы белән мәгълүмати хезмәттәшлек турында килешүләр имзалаган иде, бу билгеле бер кыенлыклар тудырды, чөнки мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләренең барысы да сакланган элемтә каналлары буенча электрон документ әйләнешенә әзер түгел иде. Яңа килешү Социаль фонд тарафыннан ана капиталы акчаларын балаларга мәктәпкәчә белем бирү өчен куллану буенча дәүләт хезмәтләре күрс
Татарстан буенча Социаль фонд бүлеге һәм Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы үзара мәгълүмати хезмәттәшлек турында килешү им
24 октября 202324 окт 2023
1 мин