"Безнең авылда да бар андый гаилә. Аларның "маҗараларын" авыл белән күзәтәбез". "Авыл җирендә дә “Санта-Барбара” кебек мәхәббәт маҗаралары булып ятарга мөмкин икән, җәмәгать. Бәян итим әле... Резедә Ленарга йөкле килеш кияүгә чыкты. 18 яшендә. Менә-менә бала табарга торган киленне егетнең әти-әнисе өйләренә алып кайтып утыртты.
Авылда гайбәт тиз тарала икән шул. Гәрчә Ленар әти-әниләренең "өйләнергә кирәк" дигән сүзләренә каршы килеп тә караган. Авылда абруйлы укытучылар гаиләсеннән ул. Әти-әнисе, безнең йөзебезгә кызыллык китермә, дип каты торган. Резедә Ленар белән йорт төзеп чыктылар. Әфганда хезмәт итеп кайткан ир кайчак өйдә давыл туздыра иде. Түз генә. Юк кына сәбәп табып та хатынына пычак, яки балта белән ташлана. Күпме йодрык татыды бәхетсез хатын. Әмма түзде. Бала кечкенә, авыру әнисе янында энесе бар. Кире кайтып та карады. Тик каенана белән каенатасы: “Кеше көлдереп йөрмәгез”, – дип кире килеп алды. Ленарның ике йорт аша күршеләре Гөлсирә белән очраша башлаган икән, дигән им