Әле ярый үткәннәр кайтавазын, авылыбызның тарихын, үткәнен сакларга тырышып йөрүче авылдашларыбыз бар. Без кая гына яшәсәк тә, бу изге хәтирәләр Йолдызыбыз белән тоташа. Авылымның тын урамнары, тап- тар тыкрыклары, арба тәгәрмәче ярып узган канаулары, чакыр- чокырлары, офыкларга тоташкан иксез- чиксез иген кырларын кемнәр генә сагынмый икән. Йолдызымның энҗедәй мөлдерәп аккан саф сулы чишмәләре, зәңгәр биеклектә сайраган җырчы тургайлары, моң өләшүче сандугачлары бар да якын. Йөрәкнең һәр тибеше туган авылым белән аерылгысыз. Ни кызганыч, кемнәрнеңдер авыл язмышына кул селтәп, салкын караулары нәтиҗәсендә авылыбыз таркалды, яшәешен туктатты. Авылыбызда гөрләп мәктәп, медпункт, клуб, кибет, тегермән, тимерче, терлекчелек фермалары эшләп торганда, кинәт кенә барысын да юкка чыгару, авыл халкына эш булмау сәбәпле төрле якларга китеп урнашырга мәҗбүр булдылар. Ярый әле күңелләрендә изгелек өлгесе сакланган олы йөрәкле авылдашларыбыз, авылыбызның киләчәген кайгыртып яшиләр. Аларның тырышлык