Гаилә һәм балалар бакчасы һәрвакытта да тыгыз бәйләнештә тора. Ата-аналарның бакча эшчәнлегенә игътибарын тагын да җәлеп итү, тәрбияче һөнәренә хөрмәтен арттыру максатыннан, “Тату балалар бакчасы серләре” конкурсы узды.
Саба гимназиясендә үткән әлеге чарада 11 коллектив чыгыш ясады. Бу конкурс районыбызда беренче тапкыр гына үткәрелә. Биредә Сабадан – 6, Шәмәрдәннән 3 балалар бакчасы катнашты. Шулай ук Иләбәр авылының “Умырзая” һәм Тимершыктан “Кояшкай” бакчасы да үзләренең чыгышлары белән сөендерде. Алар да зур әзерлек белән килгән.
Конкурс 2 этапта узды. Беренче этапта балалар бакчалары күргәзмә оештырдылар. Аннары һәрбер коллектив дуслык, бердәмлек серләрен ачып бирүче 10 минутлык чыгыш тәкъдим итте.
Нәтиҗәләргә килгәндә, I урынны “Бәләкәч” балалар бакчасы яулады. II урынны “Әллүки”, III урынны Шәмәрдәннең “Әкият” балалар бакчасы алды. Калган коллективлар төрле номинацияләрдә бүләкләнде.