Социаль челтәрләрдә махсус операциядә хезмәт итүче «Әмирхан» кушаматлы хәрби башкаруында «Мин кайтырмын» дигән җыр таралды. Җырны шагыйрә, күп җырлар авторы Эльвира Әхмәтова һәм җырчы, композитор Гүзәлия «Әмирхан» өчен махсус иҗат иткәннәр. Эльвира Әхмәтова үзенең сәхифәсендә дустының тормыш иптәше – хәрби, моңлы тавышлы «Әмирхан» белән таныштыра. «Әмирхан» гомерен хәрби хезмәткә багышлады, һәрвакыт Ватаныбыз сагында, армия сафларында взвод командиры. Инде менә 2 тапкыр махсус операциядә булып, исән-имин әйләнеп кайтты. «Әмирхан» Чечня сугышында катнашкан, Жуков һәм Суворов медальләре белән бүләкләнгән. Аның бертуган энесе дә бүгенге көндә махсус операциядә, ә улы армия сафларында хезмәт итә. Дустым Альбина – чын сабыр хатын-кыз, балаларына ягымлы әни булып, хәер-догада торып, ире «Әмирхан»ның хәрби хезмәттән кайтуын түземсезләнеп көтә. Бу җыр – бүгенге көндә СВОда хәрби операциядә катнашкан барлык ир-егетләребез исеменнән башкарыла. Туган йортларына кайтып, газиз аналарын, сөекле хаты
Махсус операциядәге хәрби җыр яздырган: «Мин исән, мин исән калырмын»
8 октября 20238 окт 2023
1
1 мин