Башкортстаннан җырчы Марсель Фәрхетдинов, махсус операциягә бару өчен, Оборона министрлыгы белән контракт төзегән. Ул «Башкортостан» полкында хезмәт итәчәк, дип яза «Башкирский батальон» телеграм-каналы. Марсель Фәрхетдинов полкташлары белән концерт куйган һәм «Әйләнеп кайта алсам» дигән җыр җырлаган. Марсель бу җырны июльдә махсус операциядәгеләргә багышлап яздырган булган. «Махсус операциядәге, һәм беркайчан да безнең белән булмаячак егетләр өчен» дигән җырчы «Башинформ»га. Марсель Фәрхетдинов Караидел районыннан, ул – республика һәм төбәкара конкурслар лауреаты. «Әйләнеп кайта алсам» Ләйлә Дәүләтова сүзләре, Илназ Хәкимов көе Без күрәсен кеше күрмәс, Китәм, дуслар, шуңа да. Егет кеше кереп чыгар Утына да, суга да. Кадерләр идем тормышны Моннан исән-сау калсам. Үз аягым белән кабат Әйләнеп кайта алсам. Тап тошмәс, борчылма, әткәй Синен горур исемгә. Якыннарым, барчагыз да, Булырсыз сез исемдә. Догалар укып тор, әнкәй, Син әйтсәң, Алла саклар. Күз яшен тамган теләкләр Фәрештә булып як
«Бәхил булыгыз, туганнар»: Башкортстаннан тагын бер җырчы махсус операциягә киткән
6 октября 20236 окт 2023
2
1 мин