Яшьтәшләренең 5нче сыйныф укучысын пычак белән куркытып акча талау вакыйгасы ата-аналар чатлары һәм мессенджерларда таралып, бөтен Чаллыны куптарды. Бу хакта үзенең сторисларында җырчы Ильмира Нәгыймова да сөйләгән иде. Аның 2 баласы да Чаллының 42нче мәктәбендә белем ала. «Челнинские известия» газетасы хәбәр итүенчә, Чаллы полициясенең балигъ булмаганнар белән эшләү бүлеге пычак белән йөргән балаларның шәхесләрен ачыклаган, хәзер аларны учетка кую буенча эш алып барыла. Әлеге вакыйга буенча газетага 42нче мәктәп директоры Вадим Матюшин комментарий биргән. Балаларның шушы мәктәптән укудан кайтып килешләре булган. «Бик яңгырашлы инцидент килеп чыкты, хәзер бу хәл буенча тикшерү бара. Без үзебез кичәдән бирле шушы вакыйганы ачыкларга тырышабыз. Балаларның кем икәнлеге безгә билгеле – алар барысы да 5нче сыйныф укучылары. Күптәннән аралашалар, мәктәпкә бер балалар бакчасыннан килгәннәр, анда бер төркемгә йөргәннәр. Әти-әниләре дә бер-берсен белә һәм үзара аралаша. Яшүсмерләр әйбәт гаиләлә
Ильмира Нәгыймова язган, мәктәп укучыларының пычак белән йөрүенә рәсми аңлатма чыкты
17 октября 202317 окт 2023
1
2 мин