Данир Сабировның бер концертында махсус операциядән кыска вакытлы ялга кайткан Ленар исемле хәрби, сәхнәгә менеп, биеп күрсәткән иде. Артист исә хәрби егетне: «СВОдан ялга кайткан якташым Ленар! Чын ир-ат! Әз генә тәмәке исе, әз генә спирт исе килә», – дигән сүзләр белән озатты. Данир Сабировның бу сүзләре күп кенә тамашачыларында канәгатьсезлек уятты. Алар җырчыны хәрбиләрдән көлә дип тәнкыйтьләп чыкты. Пост янындагы комментарийларга Данирның хәтере калган булса кирәк. Артист бүген үзенең хейтерларына җавап сүзе яздырып урнаштырды. «Хөрмәтле хейтерообразныйларым! Махсус операциядән ялга кайткан якташым белән пост янында-астында бик акыллы фикерләр язган киңәшчеләрем! «Көләсең аңардан», – диючеләр! Монда – чиста юмор! Сезнең юморның «ю» хәрефе дә булмаганга мин гаепле түгел. Мин аңа үз итеп, ирләрчә, «бераз спирт, бераз тәмәке, чын ир-ат исе килә» дип әйттем. Берсе: «Календарь да бирмәдең», – дип язган. Тулы видео түгел, шуны уйлап карадыгызмы? Мин календарьга калган кешеме? Флешкалары
«Кунагыма да кирәкмәгән әйбер чәйнәп язганчы...» – Данир Сабировтан хейтерларына җавап
16 октября 202316 окт 2023
1
1 мин