Найти в Дзене
Услон.РТ

Югары Осланда өлкәннәргә игелек һәм сәламәтлек теләп кул эшләре бүләк иттеләр

Район балалар китапханәсе хезмәткәрләре, “Фантазёрлар” балалар иҗаты клубы кысаларында Югары Ослан гимназиясенең 4 нче сыйныф укучылары өчен “Балалар кулы җылысы” дигән мастер-класс үткәрделәр. Китапханәчеләр балаларга бу бәйрәмнең үзенчәлекләре турында сөйләделәр, аның максаты - кешеләрдә шәфкать хисләре тәрбияләү, ярдәмгә килү һәм өлкәннәргә хөрмәт тәрбияләү. Укучылар кайгыртучанлык белән, әби-бабайларга исәнлек-саулык, игелек теләп, искиткеч эшләнмәләр әзерләгәннәр. Бу изге теләкләрне китапханә хезмәткәрләре авылыбызның җәмәгать урыннарында өлкәннәргә тараттылар, аларны яхшылык һәм ихтирам көне белән котладылар.

Район балалар китапханәсе хезмәткәрләре, “Фантазёрлар” балалар иҗаты клубы кысаларында Югары Ослан гимназиясенең 4 нче сыйныф укучылары өчен “Балалар кулы җылысы” дигән мастер-класс үткәрделәр.

Китапханәчеләр балаларга бу бәйрәмнең үзенчәлекләре турында сөйләделәр, аның максаты - кешеләрдә шәфкать хисләре тәрбияләү, ярдәмгә килү һәм өлкәннәргә хөрмәт тәрбияләү. Укучылар кайгыртучанлык белән, әби-бабайларга исәнлек-саулык, игелек теләп, искиткеч эшләнмәләр әзерләгәннәр.

Бу изге теләкләрне китапханә хезмәткәрләре авылыбызның җәмәгать урыннарында өлкәннәргә тараттылар, аларны яхшылык һәм ихтирам көне белән котладылар.