Фестиваль кысаларында милли ризыклар пешерү буенча мастер-класслар уздыру, яңа технологияләр буенча каз-үрдәк продукциясен эшкәртү һәм халыкка тәкъдим итү, ярминкәләр оештыру каралган. Фестиваль октябрьдә уза. Йомгаклау өлеше исә ноябрьдә Мөслим районы үзәгендә булачак. Жюри җиңүчеләрне 7 номинация буенча билгеләячәк. Фестивальдә катнашырга теләк белдерүчеләр тиешле үрнәктәге анкетаны, фото- һәм видеоматериалларны (5 минуттан да артмаган) һ.б. 2023 елның 2 ноябреннән дә соңга калмыйча ak.kalfak@mail.ru электрон адресына җибәрергә тиеш. Фестиваль җиңүчеләре арасында Гран-при, I, II, III урыннар билгеләнәчәк. Гран-при, I, II, III урын яулаган кешеләргә кыйммәтле бүләкләр һәм дипломнар тапшырылачак.