Дога язылган савыт-саба кителсә нишләргә? Хөрмәтле редакция! Якын дусларым миңа дога язылган чынаяк бүләк иткәннәр иде. Беркөн ничектер бәрелеп кырые бераз кителде. Китек чы-наякны кулланырга яра-мый дип ишеткәнем бар, тик, дога язылган булгач, аны ташларга да кул бар-мый. Нишләтергә дә белмим. Андый хәл бер миндә генә түгелдер. Бәлки газета аша җавап бирерсез. Даими укучыгыз
Сания Вәлиева Әйе, мондый матур, догалы савыт-сабаны хәзер күп кешедә очратырга була. Һәрбер татар, мөселман кешесе өчен Коръән аятьләре бик изге санала. Шуңа да без, газета уку-чыбызның соравына җавап бирүен үтенеп, Әлмәт шәһәре һәм рай-оны имам-мөхтәсибе Исмәгыйль хәзрәт Синга-туллинга мөрәҗәгать иттек. - Моңа охшаш сораулар белән үземә дә еш мөрәҗәгать итәләр. Коръән аятьләре язылган савыт-сабаны күргәнем бар. Әлбәттә, тормыш-көн-күрештә, табын ти-рәсендә куллана торган савыт-сабага алай язмау хәерлерәк. Чөнки аларга белмичә, я ялгышлык белән хәләл булмаган ризыклар салынырга да мөмкин, кулдан да төшеп китү ихт