Найти тему
Услон.РТ

Рөстәм Миңнеханов татарстанлыларны гриппка каршы торырга өндәде

Рөстәм Миңнеханов ТР Хөкүмәте йортындагы киңәшмәдә татарстанлыларны грипп һәм ОРВИ белән авыруны кисәтү максатыннан профилактика чараларын үтәргә чакырды.

"Профилактиканың төп формаларының берсе - вакцинация. Республика гриппка каршы 824 мең доза вакцина белән тәэмин ителгән. Авыручылар арту сәбәпле, вакцинация белән республика халкының 60 процентка якынын колачларга кирәк. Бүгенге көндә 573 мең кеше вакцинацияләнде», - дип билгеләп үтте Рәис.

Көз җитү белән республикада кискен рәвештә респиратор вируслы инфекцияләр һәм грипп белән авыручыларның сезонлы артуы күзәтелә. Соңгы атнада әлеге күрсәткеч 46% ка арткан - 14 мең 215 очрак. Короновирус белән авыручылар саны да арткан - бер атна эчендә 89 очрак теркәлгән. Алдагы атнада 65 очрак булган - 37% үсеш. Әлегә ОРВИ авырулары, шул исәптән яңа коронавирус инфекциясе белән чирләүләр җиңел формада уза.