Эльмира Сөләйманова Алсу Фазлыевага гомерлеккә исендә тотарлык файдалы киңәш биргән булган. Бу хакта Алсу Эльмира Сөләйманова истәлегенә Чаллыда оештырылган концертта сөйләде. «Эльмираның бик күп яхшы сыйфатлары башкаларга үрнәк булырлык иде.Ә инде аның миңа аеруча ошый торган бер сыйфаты – ул беркайчан да гайбәт сөйләмәде. Без «Барс-Медиа»га килеп, чыгышлар ясый башлагач (моннан 7-8 ел элек), беренче концертларымда ук ул миңа бер киңәшен бирде. «Алсу, тормышта төрле хәлләр булыр, сәхнә артында гайбәтен дә ишетерсез. Үсәсең, башкалардан аерылып торасың килсә, беркайчан да гайбәт сөйләмә һәм башкаларга да кушылма», – дип әйткән иде», – дип, искә алды Алсу Эльмираны. Бу урында кичәнең алып баручысы Динә Латыйпова шундый әдәпле, миһербанлы кыз үстергәне өчен Эльмира Сөләйманованың әнисе Фирдания ханымга рәхмәт сүзләре әйтте. «Ә Эльмира нәрсәне яратты, нәрсәне күрә алмады? Нәрсәгә гарьләнде, нәрсәгә ачуы чыга иде?» – дип тә сорады ул Алсудан. «Ул үзе ачык йөзле кешеләрне бик ярата иде. «Әй
Эльмира Сөләйманова Алсу Фазлыевага гомерлеккә исендә тотарлык киңәш биреп калдырган
6 октября 20236 окт 2023
1
1 мин