Надежда Першина һәм Мәдинә Хисамова өлкән сыйныф укучыларын туган якны өйрәнүче квест-экскурсиягә чакырдылар. Аның барышында Макыл авыл җирлеге авылларының барлыкка килү тарихы, авыл тарихын саклаучы оешмалары, истәлекле урыннары белән таныштырдылар. Укучылар туган якны үстерүгә үзләреннән зур өлеш керткән кешеләр турында белделәр. Экскурсия маршрутының һәр ноктасында катнашучыларга тематик биремнәр башкарырга тәкъдим ителде, аларны чишү нәтиҗәсе киләсе нокта турында мәгълүмат бирде. "Экскурсия маршруты Татар Макыл авылындагы Кәшаф мәчетеннән башланды, анда безне мулла каршы алды һәм мәчет белән танышу экскурсиясе үткәрде, аның тарихы, аны торгызуда катнашкан кешеләр турында сөйләде. Аннары без ике авылны, Макыл амбулаториясен, авыл Мәдәният йортын тоташтыручы күпер тарихы белән таныштык", - дип сөйләделәр китапханәчеләр. Шулай ук балалар һәм аларның экскурсоводлары кайчандыр князь Ухтомский утары урнашкан урында, Ухтомскийларның берничә буынын бәйләгән чиркәүдә булдылар. Кызганычка