Добавить в корзинуПозвонить
Найти в Дзене
Рабит Фатхи

Рабит Фатхи

О Рабите Фатхи Рабит Фәтхинең уңышлары Рабит Фәтхинең иҗатын республика матбугаты һәм үзнәшер китаплары аша күптәннән үк күзәтеп киләм. Ул тәүге сәхифәләре белән үк укучылар күңелендә үз урынын алды. Аның иҗатын башкаларныкы белән бутау һич тә мөмкин түгел, иҗат җимешләренең үз тәме, үз суты, үз әрнүләре. Болар барысы да аның иҗатта үз урынын, үз стилен таба баруы турында сөйли.
Рабитның офыклары киң, темасы төрле, фәлсәфәсе тирән. Аның күңелендәге тойгылар киеренкелеге, уй-фикерләр каршылыгы салават күперенең төсләре кебек чагу һәм төрле.
Авторның беренче уңышлары да бар: ул 2015 елда Бәләбәйдә узган “Илһам чишмәләре” шигърият фестивалендә Гран-при алуга иреште. Алда да уңышларың мул, иҗатың зур, фәлсәфәң тирән булсын! Шигърияткә китмәс өчен кил! Марат КӘРИМОВ,
Башкортстанның халык шагыйре Успехи Рабита Фатхи (Роберта Фатхиева) Я пристально и давно наблюдаю за публикациями в республиканской прессе литературных материалов Рабита Фатхи. С первых же поэтических произведений его заметили

О Рабите Фатхи

Рабит Фәтхинең уңышлары

Рабит Фәтхинең иҗатын республика матбугаты һәм үзнәшер китаплары аша күптәннән үк күзәтеп киләм. Ул тәүге сәхифәләре белән үк укучылар күңелендә үз урынын алды. Аның иҗатын башкаларныкы белән бутау һич тә мөмкин түгел, иҗат җимешләренең үз тәме, үз суты, үз әрнүләре. Болар барысы да аның иҗатта үз урынын, үз стилен таба баруы турында сөйли.
Рабитның офыклары киң, темасы төрле, фәлсәфәсе тирән. Аның күңелендәге тойгылар киеренкелеге, уй-фикерләр каршылыгы салават күперенең төсләре кебек чагу һәм төрле.
Авторның беренче уңышлары да бар: ул 2015 елда Бәләбәйдә узган “Илһам чишмәләре” шигърият фестивалендә Гран-при алуга иреште. Алда да уңышларың мул, иҗатың зур, фәлсәфәң тирән булсын! Шигърияткә китмәс өчен кил!

Марат КӘРИМОВ,
Башкортстанның халык шагыйре

Успехи Рабита Фатхи (Роберта Фатхиева)

Я пристально и давно наблюдаю за публикациями в республиканской прессе литературных материалов Рабита Фатхи. С первых же поэтических произведений его заметили и полюбили читатели. Творчество Рабита невозможно перепутатать с другими авторами, он уникален, нов, оригинален со своими переживаниями. Это всё говорит о том, что у него уже выработался свой неповторимый и интересный стиль.
Его панорама тем широка и философия глубока. Поэзия, мысли, душевные чувства Рабита Фатхи как радуга многоцветны и страстны.
У него уже имеются заметные успехи: на межрегиональном фестивале поэтов в городе Белебее «Родники вдохновения» («Илһам шишмәләре») среди 245 поэтов он завоевал Гран При. Пусть его впереди ждуть интересные творческие, поэтические, философские находки. Дай Бог ему оставить в поэзии свой заметный и уникальный след! Творческих успехов!

Марат Каримов, народный поэт Башкортостана.

Янып яшә!

Рабит Фәтхи төрле жанрда иҗат итә. Ул публицистикада да, прозада да, шигърияттә дә дә каләмен сыный. Урыс һәм татар телләрендә иҗат итә. Аның публицистикасының төп юнәлешен милли мәгариф һәм социаль темалар билгели. Алар актуаль һәм көнүзәк. Прозасы публицистика белән үрелеп бара, алар күбрәк тарихи вакыйгаларны колачлый. Әлеге жанрдагы әсәрләре белән Рабит тарихны халыкка әдәбият аша якынайту, популярлаштыру максаты куеп эш итә. Шигъриятенә милли гамь, эчкерсезлек хас. Миңа Рабитның, аеруча, шигърияте якын. Аның лирик герое милләт өчен ихлас янган, саф, эчкерсез, көрәшче булып күзаллана.

Табигать лирикасында да табышлары шактый.

Җаныбызны меңгə кисə-кисə

Ачы җиллəр əле көн дə исə.

Тик без – исəн. Ышанмагыз, əгəр,

Берəр адəм безне ”үлгəн” дисə,

Кабат кабынмаска сүнгəн, дисə...

Рабитның бу шигырендәгечә әйткәндә, берәр адәм аны сәләтсез дисә, мин аңа ышанмаячакмын. Чөнки аның нәкъ дөрләп янган чагы.

Мөнир ВАФИН,

шагыйрь, публицист, Башкортстанның атказаган мәдәният хезмәткәре, «Тулпар» журналының шигърият, сәнгать һәм сатира-юмор бүлеге мөхәррире.

Батыр, язучы, галим

Мин хәзер Казанда яшим. Заманында Уфада гомер иткәндә Рабит Фәтхи белән ут күршеләр идек – бер подъездда тордык. Ул чакта мин “Өмет” гәзитендә эшли идем. Татар телендә Рабитның тәүге шигырьләрен мин күрдем – алар миңа бик ошады, аның милли рухы, милли гаме бик көчле иде, күркәм поэтик образлары. Элегрәк аның шигырьләрен мин урысча чыгучы “Два выходных” гәзитендә күргән идем. Татар телендә аның язмаларын тәүге тапкыр матбугатта мин бастырдым. Соңрак милли педагогика буенча методология һәм методика мәкәләсе “Өмет”тә дөнья күрде. Аннары ул фәнни хезмәте башкорт телендә нәшер ителүче “Ватандаш” журналында да басылды.

84нче Уфа урта мәктәбе нигезендә Татар гимназиясе ачу өчен дә ул бик нык көрәште һәм хыялы тормышка ашты. Шуңа мин аны уңышлы батыр дияр идем.

Рабит – бик ярдәмчел шәхес. Миңа да булышты, “Күңелле табын” дигән китабымны үзенең таныш галимнәре аша ВЭГУ академиясе типографиясендә ташка бастырырга булышты.

Аның ата-аналары да: Ихсан абый – офицер, Илүсә апа– укытучы, шәфкатьле, мәрхәмәтле шәхесләр иде. Рабит шуңа матур холыклы булып үскәндер дип уйлыйм. Ул спорт белән дә уңышлы шөгыльләнгән: грек-рим көрәше буенча Уфа чемпионы, чаңгы, шахмат, теннис буенча беренче разрядка ия. Шуңа Рабитны батыр холыклы шәхес, сәләтле каләм иясе, галим дип уйлым.

Марат КӘБИРОВ, Татарстан, Башкортстан, Русия Язучылар һәм Журналистлар берлеге әгъзасы.

Характеристика

На Фатхиева Роберта Ихсановича, аспиранта кафедры Отечественной истории Башкирского Государственного Педагогического института.

Будучи студентом исторического факультета Роберт Фатхиев отличался большим трудолюбием, целеустремленностью, общительностью, пользовался уважением.
В течение нескольких лет учебы областью его исследовательских увлечений стала одна из актуальных, в научном плане слабо разработанных тем – социальная структура российского общества в первые десятилетия XX века. По этой теме Р. Фатхиев защитил свое дипломное сочинение, а затем для публикации в научном сборнике была одобрена и принята его статья на тему: «Историография Социальной структуры Башкортостана в период Новой Экономической Политики». В октябре месяце 1997 года мною были рекомендованы к печати еще две его статьи. Они свидетельствуют о профессиональном и научном росте молодого учителя.
Роберт Фатхиев – дисциплинирован, отличается принципиальностью, исключительной добротой. Он надежный, порядочный, руководствуется и живет высокими нравственными принципами. Роберт Фатхиев постоянно расширял свои познания в области методики и преподавания исторических дисциплин, внимательно следит за новинками исторической литературы. У Роберта Ихсановича хорошая эрудиция. Помимо науки Роберт увлекается поэзией – пишет стихи.
Его научные и литературные работы печатаются во многих изданиях Республики Башкортостан.


Рустем Гумерович КУЗЕЕВ, доктор исторических наук, профессор, академик. 1997 год.

Характеристика

на аспиранта заочного отделения IVгода обучения кафедры истории Отечества БГПИ Фатхиева Роберта Ихсановича

Фатхиев Р.И.1973 года рождения, после окончания Уфимской средней школы №84 в 1991-1996 г.г. завершил учёбу на историческом факультете БГПИ. Был рекомендован в аспирантуру Академиком Р.Г.Кузеевым. Учёбу в аспирантуре совмещал с работой учителя истории, культуры, социологии, политологии и права в своей родной школе №84. Общий стаж работы 9 лет, научно-педагогической- 5 лет.

Тема научного исследования Фатхиева Р.И.- «Изменение в социальной структуре РБ в годы НЭПа». За период работы и обучения аспирантом проработан большой объём источников и литературы, подготовлен ряд разделов диссертации, опубликованы статьи в научных сборниках, брошюры, а также цикл работ в газетах и журналах республики. Неоднократно выступал на научных конференциях и семинарах.

На кафедре, среди преподавателей, аспирантов и сотрудников пользуется заслуженным уважением.

Кандидатские минимумы сданы.

Представление диссертации к защите планируется в соответствии с утверждённым графиком работы.

Научный руководитель, профессор, доктор исторических наук, М.Б. Ямалов, 2000год.

«Татар язмышы» («Кайда сез, батыр җаннар?!») - иң яхшы китапларның берсе.

Эштән арып кайткач, иң яхшы ял итү ысулы ул китап уку. Андагы дөньяга кереп чумсаң, барлык ару-талулар да, дөнья авырлыклары да, тормыш мәшәкатьләре дә онытыла. Шушы көннәрдә мин чираттагы китапны укып чыктым. Ул Рабит Фәтхинең «Татар язмышы» әсәре. Йөзләрчә китап арасыннан нәкъ аны алуым да юкка түгел, чөнки авторын беләм. Ул минем укытучым. Сипай бистәсендәге 84 санлы мәктәптә ул тарих фәненнән белем бирде. Бүген ул мәктәп татар гимназиясе буларак билгеле. «Татар язмышы» («Кайда сез, батыр җаннар?!») китабында күңелгә үтеп кергән шигырьләр шактый. Шуларның берсе «Әй, дәү апам...» дигән шигыре:

Сине бик тә терелтәсем килә,

Сөйләшәсем килә таңгача.

Синең белән җаным бәйрәм итә,

Синең белән күңел аңлаша.

Бер беребез белән аңлашабыз:

Җаннар – җанга, күңел – күңелгә...

Җаннарымны аңлый ала торган

Бер син генә кебек бу илдә.

Каеннарга килеп сөялдем мин.

Син булмагач, җаным күшегә.

Узган чакта тормыш сынауларын

Аңлар кеше кирәк кешегә.

Бу юллар берәүне дә битараф калдырмыйдыр дип уйлыйм. Китапта ата-бабаларны зурлауга багышланган шигырьләр дә шактый. Мәхәббәт темасына язган әсәрләре дә поэтик образлылык, нәфислек белән аерылып тора. Кыскасы, нинди генә темага алынса, да, автор аны сәнгатьчә сурәтләүгә ирешкән. Тематикасы киң. Әсәрләрендә милли рух бик көчле. «Ирексезлек», «Көрәш», «Бабамнарның сүнмәс рухы сыман», «Көрәшергә кирәк», «Минем халкым», «Татар» һәм башка шигырьләре милли гамь белән сугарылган.

Рабит Фәтхи шигърияттә танылып бара. Ул 2015 елда Бәләбәйдә узган «Илһам чишмәләре» поэзия фестивалендә Гран-при алган иде. Татар телендә иҗат итүчеләр арасында бу югары исемне ул тәүге алучы кеше булды. Киләчәктә дә аңа иҗади уңышлар телик.

Розалина Чурагулова,

«Туган тел» телеканалында «Музбазар» хит-парадын алып баручы, тележурналист, Башкортстан, Русия Журналистлар берлеге әгъзасы.

Рабит Фәтхине

Башкортстан Язучылар берлегенә әгъзәлеккә тәкъдим итү очен

Рекомендация

Рабит Фәтхи (Роберт Ихсан улы Фәтхиев) үзенең беренче шигырьләре белән үк әдәбияткә талантлы шагыйрь килүен күрсәтте. Мин аның ижатын куптән күзәтеп киләм. Ул дөньны үзенчә танып белгән, ачык позициясе, әйтер сүзе булган күптәннән өлгереп житешкән үзенчәлекле шагыйрь. Аны башкалар белән бутау һич тә мөмкин түгел. Аның Рабитча гына булган үзенең стиле бар. Ул өч китап: “Кайда сез батыр җаннар?!”, “Татар язмышы” һәм “Уфимское сердцебиение” җыентыклары авторы.

Ул әдәбияткә дистә еллар чамасы элек шигырьләре белән килеп керде. Аның поэзиясендә гражданлык позициясе ачык. Алар художество ягыннан эшләнгән, яңа образлар, табышлар, фәлсәфә тирәнлек хас.

Рабит шигърияттән тыш прозадада актив эшли башлады. Монда ул тарихи темаларга өстенлек бирә. “Татар язмышы” китабы аның бу жанрда да талантлы каләм иясе булуын күрсәтте.

Рабит Фәтхи җыр текстлары да ижат итә. Аның татар, башкорт һәм урыс телләрендә ике дистәдән артык җыры бар.

Рабит 2015 елда Бәләбәйдә узган “Илһам шишмәләре” шигърият фестивалендә Гран-при яулады.2016 елда Мәскәүдә оештырылган “Нить Ариандны” фестивалендә лауреат булды.

Рабит Фәтхинең исеме Башкортстан, Татарстан әдәбият сөючеләре арасында елдан-ел танылып бара. Ул күптән Башкортстан Язучылар берлеге әгъзасы булырга лаек.

Мөнир Вафин, 2007 елдан Башкортстан Язучылар берлеге әгъзасы.

Марат Кәримов, Башкортстанның халык шагыйре.

РӘМИ, АТНАБАЙЛАР БУНТАРЬЛЫГЫ ЯШИ АНЫҢ КАНЫНДА!

(Җырчы-шагыйрь, Башкортстан, Русия Журналистлары, Язучылары берлеге әгьзасы, «Илһам чишмәләре» төбәкара шигърият фестивалендә Гран-при яулаучы каләмдашем Рабит Фәтхи шигьриятенә фатыйха.)

Рабит Фәтхине (Фәтхиев Роберт Ихсан улы) мин 90нчы еллар башыннан беләм. Уфаның Сипайлово бистәсендә фатир алгач, аның белән күршеләр булып, янәш йортларда яшәдек. Дустым, талантлы шагыйрь, язучы Марат Кәбиров белән бер подъездда гомер кичерде алар. Шул елларда татар телендә «Өмет» гәзите чыга башлагач, анда яшь каләмдәшебезнең милләт язмышы өчен борчылып язган күләмле мәкалә-очерклары, шигырьләре чыга башлады. Менә бит ул үзенең «Бабамнарның рухы» дигән шигырендә ниләр яза:
Бәхет кошы ник канатын җәйми,
Җилкәгездә һәрчак нуҗа гына?
Кайчан чыгар бөек төрки халык
Хөрриятнең мәгьрур юлларына?

Бу шигырь теге елларда язылса да, бүген дә актуальлеген һич тә югалтмаган һәм тагын да шушы шигырьдән юллар:
Чорлар аша, чал гасырлар аша
Бабамнарның сүнмәс рухы дәшә
Без югалган булыр идек, җанда
Бөек омтылышлар яшәмәсә.
Кадерле укучым! Син әле кулыңа китабын алган шагыйрь Рабит Фәтхи кем соң ул? Кайсы тарафларда туган, кайсы кавемнең баласы ул, хисчән, милли җанлы бу шәхес?!
Рабит 1973 елның 10 маенда юстиция полковнигы Ихсан абый һәм югары белемле мөгалимә Илүсә апаның мәхәббәт җимеше – тәүге балалары булып туган нарасый.
Дустымның нәсел тамырларына күз салганда, дәү әтисе Фәтхи Шәйислам улы Шәйисламов байгүрә гаиләсеннән булган. Колхозга аларны, бөтен байлыкларын алып, мәҗбүри рәвештә керткәннәр. Үз көче белән тырыш һәм эшсөяр яшәгән, күп балалы Фәтхине сөргенгә җибәргәннәр. Ул сөрген-зиндан михнәтләрен татыгач, үзе теләп Бөек Ватан сугышына китә. Төрле батырлык-лар күрсәтеп, танкларга каршы атучы-мылтыкчы булып хезмәт итә. Совет төрмәләрен үткән Фәтхи абзый 1943 елда каты яраланып фашист әсирлегенә эләгә, каһәрле концлагерьларның тозлы ачысын үз җилкәсендә татый.
Сугыштан соң Фәтхи абзый тормыш иптәше Галия Салих кызы белән алты бала тәрбияләп үстерәләр, кеше итәләр. Алар алдынгы колхозчылар, сугыш һәм хезмәт ветераннары булалар. Рабитның 1903 елда туган дәү әтисе мәдрәсә тәмамлаган кеше була. Оныгы аның хакында: «Советлар Союзы заманында да дәү әтиемнең өе түрендә «Аятел Көрси» эленеп тора иде!» – дип искә ала. Догаларны яттан белгән, Коръән Кәрим укыган Фәтхи карт гел генә түбәтәйдә йөргән. Заманында «кулак» мөһере сугылып таланылса да, мәчет, мәдрәсәсез золымлы заманнарда да абзыебыз туган ягында иман өләшкән. «Алтын куллы» Фәтхи ага, Рабит Фәтхи бала чагы үз тырышлыгы аркасында, бик мул яшәгән: ат асраган, дистәләгән умарта тоткан. Шулай инде, тырышып, тир түгеп хезмәт иткәннәрнең авызлары бал һәм майда була.
Рабитның әнисе яклап, нәселләре тырыш иген игүчеләр, мулла-мөгаллим булганнар. Укымышлы, мәгърифәтле Гайниәхмәтовлар, Хабибҗановлар каны Рабитта. Аның ерак бабасы Казан бай – тарихи шәхес. Ул сәүдәгәр булган – Бөек Ефәк юлыннан Бохара, Кытай, һиндстаннар белән сәүдә иткән. Тырышып тапкан хәләл акчаларына мәчет, мәдрәсәләр ачкан, ярлыларга ярдәм иткән!
Рабит Фәтхи – матур кешеләрнең, матур баласы, тамырлы, затлы нәселнең бер якты чаткысы ул. Бүгенге көндә ул шушы «нәсел җепләрен» бәйләп шәҗәрә төзеп ята. Ата улны, инә кызны белмәгән, шәҗәрәсен югалткан Тәфтиләүләр затыннан түгел Рабит, иманлы Казан байлар нәселеннән. Тормышта да ул туганнары өчен җанын бирергә әзер булып торган матур кеше: туганнарына җан ата, аларны ярата, көн-төн якын һәм ерак туганына эш табарга ярдәмләшә, укырга керергә булыша. Эчкерсез, кешелекле, кече-лекле Рабитның йорты да авылдан, чит шәһәрләрдән Уфага йомыш белән килгән туган-тумача белән тулы. Туганнарым, җан-дусларым әйбәт яшәсен, бай яшәсен дип тырыша яшь шагыйрь. Рабит Ихсан улының ике күркәм сылу кызы Ләйсән һәм Чулпан бар, Чыңгыз исемле батыр малае да үсеп килә.
Рабит Фәтхи балалары: кызлары Ләйсән һәм Чулпан, малае Чыңгыз белән Ерак гасырлар төпкелендә яткан тарихи ядкарьләрне барлау, тарих белән ныклап кызыксыну Рабит Фәтхине Уфабызның 84нче мәктәбен тәмамла-гач, М. Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогия университетының тарих факультетына алып килә. Югары уку йортын тәмамлагач, ул биредә аспирантурада белем эсти, гыйльми хезмәт белән шөгыльләнә, диссертация яза. Фән «каймаклары», остазлары: академик Рөстәм Гомәр улы Кузеев, профессор Марат Барый улы Ямаловлар белән эшли.
Рабитка зур өмет баглыйлар. Милләтебез тарихында шагыйрь Рабит Фәтхи генә түгел, галим-тарихчы, профессор Роберт Фәтхиев та яшәр һәм милләтебез тарихын язар әле дип уйлыйм. Укып беткәч, Рабит үзе тәмамлаган, Уфаның 84нче мәктәбендә тарих укыта. Менә шул елларда язылган бер шигырьдән өзек:
Ялагайлар, коллар булып беттек...
Милли шәфәкъ сыза.
Җилкән-җилсез.
Ялчы рухы сенгән җаныбызга
Илле илсезләр без, телле телсез.
(«Бабамнарның сүнмәс рухы сыман» шигыре)
Мәктәптә эшләгәндә Рабит «Мәктәп базасында татар гимназиясен ачарга кирәк!» дигән фикер белән янып йөри, һәм ул өзгәләнү, янулар бушка китми. Бүгенге көндә бу мәктәп меңләгән татары булган Уфабызның ике татар гимназиясенең берсе. «Халкым, милләтем!» дип янган, көйгән бунтарь җанлы, батыр йөрәкле яшь дустыбыз максатлар куеп, шул максатларга ирешә белгәннәр токымыннан. Менә бит ул үзенең «Көрәш» дигән шигырендә ниләр яза:
Башны имим барыбер,
Донья чалып ега,
Ә мин кабат басам...

Милли матбугатыбызда, «Өмет», «Кызыл таң» гәзитләрендә эшләгәндә туган тел, милли мәктәпләр, катнаш никахлар, кияү-кәләшсез, эшсезлектән, эчкечелектән иза чиккән авыллар, фатир алалмыйча кеше почмагында җан асраган кешеләр хакында язып, үзен туры сүзле, «тешле», талантлы, кыю җурналист итеп танытты ул. Сәләтле каләм иясе икәнен дустыбыз «Башкорт энциклопедиясе» гыйльми нәшриятында, Уфа приборлар җитештерү заводының «Приборостроитель» гәзитендә баш мөхәррир булып эшләгәндә дә исбатлады. Балалар күңеленә ачкыч таба белгән укытучы-педагог та әле Рабит әфәнде. Соңгы елларда ул, Уфаның Октябрь районында урнашкан “Йолдызчык” балалар иҗат үзәгендә социаль-педагогия бүлеге мөдире буларак, яшь талантларга олы тормыш һәм иҗат юлына чыгарга ярдәм итте. Рабитның язучы-җурналист, биюче, җырчы, рәссам булырга хыялланган күп кенә шәкертләре хәзер урта һәм югары уку йортларына кереп, якты хыялларын тормышка ашыралар! Аннары «Аргументы и факты» гәзитенең Башкортстан буенча кушымтасында иҗат итте. Соңгы вакытта Уфа техник майлар җитештерү завотында пиар буенча җитәкче булып тырыш хезмәт итте.
Азаккы эш урыны Уфа техник майлар җитештерүче «Формула» дигән заводта PR бүлегенең башлыгы булып эшләде, анда да үзен талантлы җитәкче-пиарщик итеп танытты. Әлеге вакытта педагогика, тарих, әдәбият һәм журналистика өлкәләрендә уңышлы эшли һәм гыйльми эзләнүләр алып бара.
Рабит Фәтхи милли оешмаларыбыз үткәргән чараларда («Нәүруз гүзәле», «Туган тел» җыр конкурсы, «Татар КВН»ы һ.б.) даими катнашып килә. Сайлаулар вакытында да ул читтә калмый. Сайлау штабларында хезмәт итә. Дустыбыз «Бердәм Русия» партиясе әгъзасы.
Рабит милли концертларыбызга йөри, театр карарга ярата. Җәйләрен җыр-моңдаш дустыбыз Салават Фәтхетдинов үткәргән «Аксәет сабантуена» кайтабыз, әнисе, Илүсә апаның туган авылы Шүлгәндә булабыз. Авыл картлары, бигрәк тә төбәк тарихыннан күп нәрсәләрдә хәбәрдар булган Габделвәли Гәрәй улы Гәрәев сөйләве буенча, Шүлгән авылына Чуралар (батырлар) заты нигез салган. Алар, Аккүз чура һәм аның энекәшләре Байчура, Ятим чура, Фәкыйрь чура. Шүлгән авылы Себердә яшәп иҗат итүче шагыйрә Нәфкыя Сафинаның да туган бишеге. Нәфкыянең дә, тәүге өч китабын, мин җитәкләгән «Чурагул» нәшрият йорты басып чыгарды. Тәтешле җире минем өчен дә кадерле як! Бу як остазым Әнгам Атнабайның туган җире. Үзе исән чакта Рабит дустым белән аңарда кунакта еш була идек. Рабитка ул: «Яз, энекәш, яз, бездә, Тәтешледә, талантсызлар юк ул!» дип, аталарча яратып, дәртләндереп аркасыннан кага иде.

...Тәтешле моңдашларым Хәния Фәрхи, шагыйрьләр Финат Шакирҗан, Каһим Әүхәтов, педагог, профессор Кави Кәримовларның да туган туфрагы.
Тәтешле җирендә әтиемнең ике туган абыйсы Сабирҗан бабам урман үстергән, лесхоз директоры булган. Башкортстан урманнарын сакларга, үстерүгә күп көч салган галим, фән кандидаты Рүф абыем Чурагулов биредә туган, җиңгәм, фән докторы, профессор, «урман алиһәсе», «тәбигать фәрештәсе» Зилә Солтан кызы Чурагулова белән алар монда тормыш корган. Тәтешле җирендә якын гына урнашкан Барда җирендә дә, Сөзән авылында да Чурагуллар яши: Нугай, башкорт, татар дворян-тарханнарының оныклары Сирин, Габбит абыйларым, Рәзилә сеңлем, минем кебек үк Чура батыр нәселеннән. Бу якның интеллигенция вәкилләренең күпләре Бөре педагогия академиясендә, әтием, тарихчы-галим Мотаһар Сәйфулла улы Чурагуловта укыганнар!
Арабыздан бик иртә киткән, гомерен хөкем итү органнарында гаделлелек урнаштырырга омтылган юстиция полковнигы Ихсан Фәтхи улы да, Тәтешлегә терәлеп торган Пермь өлкәсенең Куеда районы Бәдәш авылыннан. Рабитның әтисенә язган шигырь юлларына күз салыйк.
Үз эшендә бәхетен тапты, уңды,
Хезмәткә атылган йолдыз кебек булды.
Шуңадырмы гомере кыска булды.
Үзе китте – нуры безгә калды.
Якты нуры балкый безнең йөрәктә.
Ул нур хәзер кадерлерәк бигрәк тә.
Ул нур хәзер безнең йөрәк түрендә
Сүнмәс тә ул, сүрелмәс тә гомергә.
Әтиемнең хәрби кителен карадым
Бу тормышның асылларын аңладым.
Ихсан абый арабыздан бик иртә китте. Аның кешелеклеге, кечелеклеге, гаделлеге матур истәлек булып күңелләребездә озак, бик озак сакланыр әле. Гомерен балалар укытуга багышлаган Илүсә апа белән Ихсан абый бер-берсен нык итеп яратып, матур үрнәкле гаилә булдылар. Роберт исемле ул һәм Рита исемле кыз үстерделәр. Ихсан абыебызның изге җаны җәннәт-оҗмах түрләрендә булсын иде!
Шагыйрьләр шәһәрләрдә тумыйлар! Бу инде хакыйкать! Туганнары да я русча, я башка телдә язалар... Рабит каладан калага күченеп йөргән хәрбиләр гаиләсендә туган бала. Бәхеткә каршы, ул әти-әнисе белән гарнизоннан гарнизонга күченеп йөреми, ә дәү апасы һәм әнисенең әнисе Наилә нәнәсендә җиде яшенә кадәр тәрбияләнә.

...Халык әкиятләре, Тукай, Такташ, Дәрдмәнд, Бабич, Акмулла, Гафури, Җәлил, Туфан шигырьләре, бәет, дастаннар Наилә нәнәсе аша күчә нәни Рабит күңеленә. Дәү әнисенең апасы, дәү апасы, укытучы-мөгалимә Җиһания апа да Казан-Уфа тарафларыннан матур, төсле, рәсемле кочак-кочак китаплар ташый нәни оныгына. Дәү апасы Рабитка «Пионер», «Ялкын» журналларын, пионер гәзитләрен яздыра. Кечкенә генә булган мәкаләләре, вак-вак шигырьләре белән матбугатта тәү кат Рабит шул чакта күренә башлый. Бәләкәй чакта тормышта да, иҗатта да юл күрсәтүчеләрең булуы – зур бәхет инде ул! Мин үзем дә иҗат юлыма тәүге күперләр салган укытучыларым Наилә Диваева, Рауза Гатиятуллиналарны, «Йосыф вә Зөләйха», Мөхәммәдьяр, Кол Гали китапларын укыган дәү әниемне, нәнәм Василә Миңлеәхмәт кызы Сираҗетдинованы гомергә онытмам. Аларга булган рәхмәтем чиксез минем!
Әдәбиятчылар бүген иҗатка яшь шагыйрьләр, язучылар килми дип зарланырга ярата... Гаеп үзебездәдер, кадерле каләмдәшләр. Чөнки без яшьләрне артык тәнкыйтьләп, әллә нинди баш җитмәс таләпләр куеп, төзәтеп-сызып әдәбияттан суындырабыз, матур, үз сүзе булган, батыр, бунтарь яшьләребезне өркетәбез!
Рабит Фәтхи – үз сүзе, үз моңы булган, инде формалашкан чын шагыйрь. Аның иҗаты хакында шагыйрьләр Марат Кәбиров, Марат Ямалов, Финат Шакирҗан, Роберт Миңнуллин, Александр Филиппов, Нәфкыя Сафина һ.б. җылы, якты сүзләр әйткән..

Ә безнең, нәшерләрнең эше инде шушы әсәрләрне, Рабитның ихтыяры, акыл көче, йөрәк моңы сеңгән шигырьләрне халыкка алып барып җиткерү!
«Абруйлы скифлар,
Горур сарматлар,
Кыю һуннар,
Фидакарь төркиләр,
Мәгьрифәтле Булгар,
Шанлы Алтын Урда,
Канга баткан Казан
Тора безнең артта.
Без бит зур тарихлы,
Киң күңелле татар», –
дип язган шагыйребезнең китаплар чыгарырга, танылырга, халык мәхәббәтен алырга хакы бар!
Изге сәгатьтә, Рабит туганым! «Шигьрият» дигән ак корабың, иҗат диңгезендә, җилкәннәрен җәеп, горур йөзсен! Мөртәтлек, ялагайлык, манкортлык, наданлык, туган телгә, тарихка битарафлык, авыр дулкыннар күбегендә күмелеп калсын. Ак юллар сиңа, туганым!
Баш бирмәс җаның, ярсу йөрәгең тынгы белмәсен! Халкыбызга изге эшләрең, халыкчан иҗатың, тапкыр, дөрес, хак сүзең кирәк, бик тә кирәк, Рабит туган! Рәми, Атнабайлар бунтарьлыгы яши синең каныңда!

Яратып, җан атып
Рамил Чурагул,
җырчы – шагыйрь,
Башкортстан, Татарстан, Русия җурналистлары,
язучылары берлегы агьзасы,
Башкортостанның атказанган мәдәниять хезмәткәре,
Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе,
БР Кырмыскалы районының почетлы граңданины,
Бөтенъдонья Татар Конгресының
«Татар халкы өчен эшләгән Олы хезмәтләре өчен» медале иясе,
«Чурагул» нешриятының генераль директоры.