«Идел» яшьләр үзәгендә Татар яшьләре көннәре уза. Аның кысаларында Россиянең төрле төбәкләреннән килгән татарларга, бүтән чаралардан тыш, җыр, тегү, бию һ.б һөнәрләр буенча төрле мастер-класслар да үткәрелә. Дәрес башланырга 5 минут. Зал Миңгол абыйны көтә. Тиздән ишек янында ул да күренде. Зал аны алыкышлар белән каршылады. Аны монда яраталар, түбәтәйдә йөргән бердәнбер кеше булганга да, кызык мастер-класслар биргәнгә дә, юмор кешесе булган өчен дә... Бабай инде, чын татар бабае! Мастер-класска язылган һәр кеше дәрес дәвамында үзе теләгән бер җырны башкарырга тиеш иде. Миңгол абый теория сөйләп интектерми, барысын практика барышында күрсәтә. Бүген җырланган җырларның киңлеге дә гаять зур иде: Салаваттан башлап «Расплескалась синева, расплескалась»ка кадәр. Ә Миңгол абый җырлар алдыннан тавыш өстендә ничек эшләргә кушканлыгын видеода карый аласыз. Дәрес биргәндә, Миңгол абый һәркемне камерага төшерә. Нәрсәгә кирәклеген генә әйтми. Башта Миңгол абый үзе төшереп маташты, аннан камераны б