Кастингта 10 яшьтән 35 яшькә кадәрле вокалистлар катнаша алган.
Филармония джаз-оркестры директоры Лидия Әхмәтова янына Динара Галәвиева укучылары юл тотты. Балалар җырлар башкардылар, шигырьләр укыдылар һәм бию импровизациясендә үз осталыкларын күрсәттеләр.
Шулай ук балалар белән беррәттән дәртле җыр белән "Грильяж" вокаль ансамбле дә чыгыш ясады.
Балалар барысы да тырышлыкларын, талантларын күрсәттеләр, чөнки спектакльдә, өстәвенә оркестр белән дә уйнау һәркемгә насыйп булмый! Ниһаять кастинг нәтиҗәләре игълан ителә: Айсылу Хәйруллова сайлап алу этабын уңышлы узып, актерлар труппасы составына чакырылды!
Алда Айсылуны репетицияләр һәм чыгышлар көтә. Ә без, тамашачылар, Яңа ел каникулларында һичшиксез филармониягә барып, йолдызыбызның чыгышларын карарбыз!