“Агач утырт” акциясе кысаларында Мәмәтхуҗа авылында Советлар Союзы Герое Нәбиулла Зиннуров исемендәге скверга беренче агачлар утыртылды. Бу мөһим вакыйганың башлап йөрүчеләре - Югары Ослан политсоветы һәм Яңа Рус Мәмәтхуҗасы беренчел бүлеге әгъзалары.
Сквер авыл үзәгендә, социаль-мәдәни көнкүреш объектлары янында урнашкан. Яңа объектны төзү идеясе ничек килеп чыкканлыгы турында сөйләгәндә, җирле «Бердәм Россия” башлыгы, Мәмәтхуҗа авыл җирлеге җитәкчесе Владимир Никитушкин нигез салуга катнашы булган барлык кешеләргә: булачак сквер территориясен планлаштырган М-12 төзүчеләренә, партиядәшләренә рәхмәт белдерде.
Агач утыртуга керешкәнче, мәктәп укучылары атаклы якташларының биографиясе, аның батырлыгы һәм сугыштан соңгы тормышы турында сөйләделәр. Ә аннары көрәкләр белән коралланып, "Бердәм Россиялеләр" эшкә керештеләр.
“Агач утырту” партия акциясендә район башлыгы, партия секретаре Марат Зиатдинов, РФ Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов, район үзәк хастаханәсенең баш табибы Сергей Мишакин, партия башкарма комитеты җитәкчесе Фәридә Янтыкова, район башлыгы урынбасары Сергей Осянин, политсовет әгъзасы Нусрет Муфталиев, шулай ук мәктәп укучылары, җирле халык актив катнашты.
"Бердәм россиялеләр" дигән тату команда һәм аларның тарафдарлары сентябрьнең кояшлы көнендә 70 чыршы һәм каен үсентеләре утыртты.