Халык җәй буе үстергән уңышын акрынлап җыя башлады. Сакларга куйганчы, аннан әле гошер чыгарасы бар. Лениногорск мөхтәсибәте: "Аллаһ биргән бүләктән өлеш чыгарырга", дип, гошер сәдакасы җыю турында хәбәр итте. Гошер сәдакасы ул - Аллаһы Тәгаләгә мул уңыш өчен рәхмәт йөзеннән бирелә торган сәдака. гошер сәдакасы турында Коръәннең «Бәкара» сүрәсенең 267 нче аятендә әйтелә. Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.) бер хәдисендә: «Җыеп алынган уңышның яңгыр һәм елга сулары белән үстерелгән өлешеннән – уннан бере, ә хезмәт куеп, су ташып үстергәненнән бер өлеше сәдака итеп бирелергә тиеш», – дигән. Гошер сәдакасы буенча Лениногорск мөхтәсибәтенә Гомәр хәзрәткә шалтыратып белешергә була: 8960 - 071 - 72 - 85
Лениногорск мөхтәсибәте гошер сәдакасы җыя башлау турында игълан итте
13 сентября 202313 сен 2023
~1 мин