Найти тему

Казанда Гәрәй Рәхимгә кабер ташы ачуда якташлары да катнашты

Федотовкада туып-үскән якташ язучыбыз Гәрәй Рәхимгә Казанның Габишево авылы зиратында кабер ташы ачылган.

Бу хакта безгә – “Заман сулышы” редакциясенә аның укучысы, шагыйрә Людмила Аланлы хәбәр итте.

Билгеле булганча, Людмила ханым Татарстанның халык язучысы Гәрәй Рәхимнең иҗатын һәрвакыт танытып тора. Аның шигырьләренә көйләр иҗат итә. Гәрәй Рәхим 2021 елның 6 сентябрендә вафат булды.

Кабер ташын ачу чарасына Людмила Аланлыны Гәрәй абыйның хатыны Диләрә ханым чакырган.

“Остазым Гәрәй абыйга кабер ташын ачу чарасында якыннары, язучылар, керәшен карендәшләр катнашты. Федотовкадан Гәрәй абыйның сеңелесе гаиләсе белән килгән иде. Гәрәй абыйга кабер ташын соңгы бүләк буларак кызы Лилия Апакина гаиләсе куйган. Кабер ташы китап формасында ясалган һәм анда язучының «Мин китәм… Минем урынга бәхет иңсен бу илгә», дигән шигырь юллары язылган”, - дип сөйли Людмила Аланлы.

Тулырак язма белән "Заман сулышы" сайтында ссылка аша укыгыз.