Найти в Дзене

Сарабиколлылар чәчәк фестивалендә булып кайтты

Татарстан Республикасы көнендә Чаллы шәһәрендә “Акварель -2023” чәчәкләр фестивале уза.

Сарабиккол авылыннан 16 кешелек төркем автобуска заказ биреп, әлеге матур чарада катнашып кайтканнар. Ханымнар, апалар баруларына бер дә үкенмиләр, мондый гүзәллекне кайчан күргән булыр идек диләр.

“Андагы ямьлелек, андагы чәчәкләрнең матурлыгы сөйләп бетерә торган түгел. Безгә нык ошады”, - ди мәдәният йорты директоры Раушания Мортазина.

Быел бәйрәмнең төп символы  пион чәчәге  булган.

Чәчәк композицияләре педагог һәм остазлар, милли мәдәният һәм гореф-гадәтләр елына багышланган.
Фестивальгә килүчеләр  ипидән ясалган мичне күреп гаҗәпләнгән.

Чәчәкләр бәйрәмендә күләмле композицияләрдән тыш, гамәли сәнгать эшләре  тәкъдим ителүче “Осталар шәһәре” оештырылган.