Алар өчен Ачык ишекләр көне үткәрелде. Әлеге чара ярдәмендә балалар шулай ук иҗади рольләрдә үзләрен сынап карадылар: тавыш режиссеры белән бергә яктылык һәм тавышны көйләргә, микрофон ярдәмендә тавышны ни дәрәҗәдә көчле була алуын белделәр. Сәхнәнең тылсымлы урын икәнен аңладылар, сәхнәдә чын артистлар кебек биеп дискотека оештырдылар. Балалар бергәләп костюмнар саклана торган бүлмә белән танышып, киеп карап,үзләрен сәхнә геройлары итеп хис иттеләр. Биредә балалар әкиятләрне һәм аларның төп геройларын бик яхшы белүләрен күрсәттеләр. Балалар ветераннарның “Волжанка” халык хоры җитәкчесе белән музыка коралларында уйнап бергә барысына да билгеле булган “Песенка крокодила Гены”ны җырладылар. “Иделкәй” халык төркеме кабинетында балалар татар җырларын башкардылар, ә сүзләрен белмәгәннәр аларга кушылып биеделәр. Балалар барлык концертлар һәм спектакльләрнең, барлык иҗади чараларның методик кабинеттан башлануын, анда сценарияләр, репертуар төзелүен белделәр. Беренче сыйныф укучылары ра