Республика иҗтимагый сәламәтлек һәм медицина профилактикасы үзәге берничә файдалы киңәш әзерләделәр.
Өлкән яшьтә яшәү рәвеше,актив позиция һәм сәламәтлекне саклау өчен аеруча мөһим:
- дөрес туклану (күбрәк яшелчә һәм җиләк-җимешләр);
- хәрәкәт активлыгы (үзегезне ничек хис итүне исәпкә алып);
- тәмәке тартмау һәм алкогольне кулланмау;
- авыруларны иртә ачыклау һәм вакытында дәвалау өчен даими профилактик тикшерүләр узу;
- социаль активлык;
- «акыл зарядкасы» (оныклары белән шахмат уйнау, табышмаклар, кроссвордлар чишү);
- кирәгенчә йоклау;
Системалы эш итегез: кояш нурларыннан сакланыгыз, зарядка ясагыз, бер үк вакытта йокларга ятыгыз, саф һавада даими рәвештә йөрегез!
Остеопорозны профилактикалауга, сенсор функцияләргә (ишетү, күрү), когнитив бозылышларга, кинәт сәбәпсез ябыгуга аерым игътибар бирегез.