"ТР Министрлар Кабинетының 2023 елның 05 сентябрендәге 1079 номерлы карары белән ата-аналар түләвенең уртача күләме расланды. Күрсәтелгән күрсәткеч балалар бакчасына йөрүче балаларны тәрбияләүгә һәм укытуга матди ярдәм күрсәтү максатларында түләнә торган компенсация күләмен билгеләү өчен кирәк. Балалар бакчаларында ата-аналардан алына торган түләү күләме башкарма комитетларның карарлары белән билгеләнә. Шул ук вакытта ата-аналар түләве күләме Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карары белән ел саен билгеләнә торган максималь ата-аналар түләвеннән артмаска тиеш", - дип хәбәр итә матбугат хезмәте. Шулай итеп, уртача алганда, яңа елдан бакча өчен түләү күләме 130-150 сумга артачак. Шул ук вакытта ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы ачыклавынча, түләү һәм компенсацияләр буенча элеккеге ташламалар саклана: Ата-ана түләвенең федераль законнары нигезендә 100 % ташлама инвалид балалар, туберкулез интоксикациясе булган балалар, ятим балалар һәм ата-ана каравыннан мәхрүм калган балалар алачак.