Хәтерләсәгез, «Татар Радиосы» уздырган Open air концерт вакытында җырчы Ришат Фазлыйәхмәтовның фанатлары халыкны шаккатырган иде. Җырчының сәхнәгә күтәрелеп җырлый башлавы булды, тамашачылар арасыннан бер кыз, «Мин дә тәти» дигән плакат күтәреп, алгарак чыкты. Әлбәттә, Ришат та үзенә карата мондый «мәхәббәтне» игътибарсыз калдырмады. Ул тугры фанаты һәм аның ике дус кызы белән танышты. Ахырдан аларны «чәй эчәргә» дә алып китүе билгеле булды. Ришат хәзер бу кызлар белән нинди мөнәсәбәтләрдә икән, анысы билгесез. Ә менә җырчының әле күптән түгел генә аерылышкан хатыны Эльмира-Тәтишка өчен кызларның бу адымы бик тә көтелмәгән булган. Бу хакта ул «Интертат» хәбәрчесенә болай дип сөйләде. Open air концерт вакытында Ришатның фанатларыннан, әлбәттә, бераз шок халәтендә калдым. Ул кичне миңа бик күп кешеләр язды, бу хакта сөйләде… Нәрсә әйтим? Молодец кызлар! Фанатлар булу яхшы инде ул. Әйбәт артистның фанатлары булырга тиеш. Әле алар матурлар бит, үз-үзләрен карап йөрүче кызлар икәнлекләре кү
Ришат Фазлыйәхмәтовның фанаткалары турында Эльмира: «Тәтишканы берәү дә алыштыра алмый!»
7 сентября 20237 сен 2023
1
1 мин