Башкортстанның Чакмагыш районының Яңа Балтач авылында 3 яшьлек кыз янгында һәлак булган. Бу турыда тикшерүчеләргә сылтама белән «Башинформ» хәбәр итте. Баланың мәетен янган мунча эчендә тапканнар. «Якынча ачыкланганча, 3 сентябрьдә Яңа Балтач авылында 3 һәм 5 яшьлек ике бала өй тирәсендә уйнап йөргән чакта газ горелкасын тапкан һәм ялгыш кына печәнгә ут төрткәннәр. Ут каралты-курага күчкән. 3 яшьлек кыз мунчага кереп качкан. Янгын сүндергәндә аның мәетен тапканнар», – дип әйткәннәр Тикшерү идарәсенең матбугат хезмәтендә. Урынга тикшерүчеләр барган. Хәзер тикшерү эшләре бара, диелә хәбәрдә.
«Печәнгә ут капкач, мунчага качкан» – Күрше төбәктә нәни кыз мунчада янып үлгән
3 сентября 20233 сен 2023
2
~1 мин