Найти тему
Услон.РТ

Ташевка авылында төзекләндерелгәннән соң күпер файдалануга тапшырылды

Күпер ремонты сыйфатлы һәм вакытында башкарылган, моның өчен авыл халкы “Исток” ҖЧҖкә рәхмәт сүзләре җиткерделәр. Күпер авылда яшәүчеләрнең сәламәтлеге, яшәү һәм хәрәкәт итү уңайлылыгы, аның иминлеге өчен бик мөһим, авылны төзекләндерүгә, авылны саклап калуга, аның алга таба социаль-икътисадый үсешенә куәтле этәргеч.

Халыкны котларга район башлыгы урынбасары Осянин Сергей Викторович килде. Күпер ачылу хөрмәтенә Вахит авылы Мәдәният йорты мөдире Гөлназ Фәттахова катнашучыларга үзе әзерләгән зур булмаган концерт номерларын тәкъдим итте. Бигрәк тә халык Ташевка авылында яшәүче Аллы Адольфовнаның җырларын яратып тыңлады.

Ремонтланган күпер ачылды! Күперләр алар тормыш артериясе, икътисадый үсеш, юлларны һәм урамнарны тоташторучы яшәү чыганагы булып тора. Бу күпер авыл үсешендә яңа этап булсын!