Җәлилчеләрне искә алу патриотизммы икән? Соңгы араларда патриотизм дигән төшенчә бик еш ишетелә башлады. Бөтен җирдә шуны сөйлиләр. Бөтенесенә шундый бурыч куялар. Утыз елдан соң «исәнме кодагый». Бу еллар эчендә туган балалар телевизордан покемон карап, инде үзләре зур түрәләр булдылар. Ул буын өчен армиягә бару мескенлек, әти-әниең, димәк, «шишка» түгелләр, димәк, син «крутой» түгел дигәнне аңлата иде. Мәктәпләрдә А. Фадеевның «Яшь гвардия» әсәрен укымадылар, «Аҗаган» уенына чыкмадылар. Ә Җиңү көненә һәр мәктәп «коробка» әзерләде. Дәрес-ләрдән бушатып малайларны, кызларны «айт два» йөрттеләр. Нәрсә, патриотизм, илне, Ватанны саклау, аның белән горурлану, ярату турында бер дә әйтелмәдеме? Әйтелсә дә, димәк, формаль төстә? Юк, мәктәпләрдә укулар башланыр алдыннан мин һич кенә дә укытучылар өстенә кара ягарга җыенмыйм. Бу бары тик факт. Эшләнгән, тик нәтиҗә юк. Ә хәзер, атны урлаткач абзарны бикләгән кебек, без бөтен җирдә патриотизм дигән сүз кыстырабыз. Супермаркет диварларында да шул