Добавить в корзинуПозвонить
Найти в Дзене

Тәмле итеп бавыр кыздырабыз (жарим говяжью печень)

– Бавырны яхшылап юып, тышындагы элпәсен, җепселләрен алабыз. Эрерәк итеп турыйбыз. Өстенә сөт салып, 15-20 минутка калдырып торабыз. Табада ярымбоҗралап туралган суган кыздырабыз (мин суганны күп итеп салам). Әзер бавырны сөттән саркытып алабыз (су белән чайкамыйбыз), тоз, борыч салып болгатабыз. Онга манып табага тезәбез. Бер ягын кыздырып алгач, әйләндереп өстенә капкач каплыйбыз. Әкрен утта 10 минут чамасы пешә. Бавыр әзер. Озак пешерергә ярамый, катып китәчәк. Бик йомшак, тәмле була. Бавыр яратмыйм дигән кешене гомумән дә аңламыйм мин, – дип яза Рәмзия Әхмәдуллина.

– Бавырны яхшылап юып, тышындагы элпәсен, җепселләрен алабыз.

Эрерәк итеп турыйбыз. Өстенә сөт салып, 15-20 минутка калдырып торабыз. Табада ярымбоҗралап туралган суган кыздырабыз (мин суганны күп итеп салам).

Әзер бавырны сөттән саркытып алабыз (су белән чайкамыйбыз), тоз, борыч салып болгатабыз. Онга манып табага тезәбез.

Бер ягын кыздырып алгач, әйләндереп өстенә капкач каплыйбыз. Әкрен утта 10 минут чамасы пешә. Бавыр әзер. Озак пешерергә ярамый, катып китәчәк. Бик йомшак, тәмле була. Бавыр яратмыйм дигән кешене гомумән дә аңламыйм мин, – дип яза Рәмзия Әхмәдуллина.