Банан белән әфлисуннан кайнатма әзерләү өчен рецепт тәкъдим итәбез. Моның өчен 2 кг банан, 2 кг әфлисун, 1,5 кг шикәр комы кирәк. Бананны тәгәрмәчләп, әфлисунны телемләп турыйбыз. Эмаль савытка башта әфлисунны, аннары аның өстенә банан тезәбез. Өстенә шикәр комы сибәбез дә сүрән утка куябыз. Кайнап чыккач, 40 минут пешерәбез. Әзер кайнатманы банкаларга тутырабыз.
Банан һәм әфлисуннан кайнатма
31 августа 202331 авг 2023
~1 мин