"Көз җитәргә санаулы көннәр калды, димәк, грипптан сакланырга вакыт җитте. Безнең хастаханәгә грипптан ике төрле вакцина килде инде. Хәзерге вакытта без медицина хезмәткәрләре, авырлы хатын-кызлар һәм балалар вакцинациясен башлыйбыз. Шулай ук өлкәннәргә дә прививка ала башларга була. Үзегезне һәм сәламәтлегегезне саклагыз, профилактиканы вакытында үткәрегез!" - дип хәбәр иттеләр район хастаханәсендә.
«Ультрикс" вакцинациясенә 6 айлык балалар да килергә, шулай ук прививканы башлангыч мәктәп укучылары (4 нче сыйныфка кадәр), йөкле хатын-кызлар һәм медицина хезмәткәрләре алырга мөмкин.
Башка категория гражданнар өчен "Совигрипп" вакцинасы тәкъдим ителәчәк. Ике вакцина да вакыт белән сыналган һәм үзләренең нәтиҗәлелеген исбатлаган. Август ахыры, сентябрь һәм октябрь башы - гриппны профилактикалау өчен иң идеаль вакыт.