Ильмира Нәгыймова белән Руслан Кираметдиновның кызы Ясминәгә 7 яшь тулды. Бу хакта артистлар икесе дә социаль челтәрдәге сәхифәләрендә хәбәр итте. Ильмира ике баласы белән Шәһәр көнендә булган, аннары Ясминәнең туган көнен дә билгеләп үтәргә өлгергәннәр. Нәни кызны бүләк белән куандыручылар арасында балаларның да яраткан җырчысы Марат Яруллин да бар. «Марат абыйсы да читтә калмады. Рәхмәт», – дип язган Ильмира һәм Маратның Ясминәне битеннән пәп итеп, бүләк тапшырган видеосын куйган.
Марат Яруллин Ильмира Нәгыймованың кызына туган көненә бүләк биргән
31 августа 202331 авг 2023
2
~1 мин