Найти в Дзене

Тавык һәм гөмбә белән тутырылган борыч

Әзерләү өчен кирәк булачак: 7 баллы борыч, 1 тавык түше, 300 гр шампиньон, 150 гр сыр, 1 баш суган, 10 зәйтүн җимеше, яшел тәмләткечләр, тоз, борыч, үсемлек мае кирәк. Эш барышы: Тавык түшен саламлап турыйбыз да үсемлек маенда кыздырабыз. Борычны юып, икегә бүләбез, төшләреннән чистартабыз. Шампиньон, суган һәм зәйтүн җимешен ваклап турап кыздырабыз. Сырны эре угычта уабыз. Бөтен ингредиентларны кушып, тоз-борыч сибәбез. Эчлекне борыч эченә тутырып, майлы табага тезәбез. 200 градуслы газ мичендә 40 минут пешерәбез.
Фото: Рамия Гарифуллина
Фото: Рамия Гарифуллина

Әзерләү өчен кирәк булачак:

7 баллы борыч, 1 тавык түше, 300 гр шампиньон, 150 гр сыр, 1 баш суган, 10 зәйтүн җимеше, яшел тәмләткечләр, тоз, борыч, үсемлек мае кирәк.

Эш барышы: Тавык түшен саламлап турыйбыз да үсемлек маенда кыздырабыз. Борычны юып, икегә бүләбез, төшләреннән чистартабыз. Шампиньон, суган һәм зәйтүн җимешен ваклап турап кыздырабыз. Сырны эре угычта уабыз. Бөтен ингредиентларны кушып, тоз-борыч сибәбез. Эчлекне борыч эченә тутырып, майлы табага тезәбез. 200 градуслы газ мичендә 40 минут пешерәбез.