Кирәк булачак: кечкенә генә 2 ташкабак, 2 йомырка, 4 аш кашыгы манный ярмасы яки он, бер чеметем тоз, үсемлек мае. Ташкабакны кабыгы һәм орлыкларыннан чистартып, вак тишекле угычтан уабыз. Согын сыгып алабыз. Йомырка һәм манный ярмасы (он) өстәп болгатабыз. Тоз сибәбез. Майлы табага (бераз кыздырырга кирәк) салып, коймак пешерәбез. Каймак һәм яшел тәмләткечләр (ваклап туралган) белән табынга куябыз.
Ташкабактан – коймак рецепты
23 августа 202323 авг 2023
3
~1 мин