Солянка әзерләү өчен кирәк булачак: 2 кг. кәбестә, 2 кг. помидор, 1 кг. суганны турыйбыз, 1 кг. кишерне кыргычтан уабыз. Шуңа 0,5 литр көнбагыш мае, 2 аш кашыгы уксус, 2 аш кашыгы тоз, 1 аш кашыгы шикәр комы, 10 данә кара борыч (10 штук), 5 лавр яфрагы салып бер сәгать пешерәбез. Теләгән кеше солянкага гөмбә дә сала ала. Әмма аны салганчы 15 минут пешереп, суын түгәргә кирәк. Тәмле булсын!
Кышкылыкка солянка (Солянка на зиму)
22 августа 202322 авг 2023
4
~1 мин