11 нче гимназиядә теоретик өлешне биргәч, барысы да ДОСААФка юл тотты. Анда фигуралы йөрү буенча, ягъни машинаны автостоянкага дөрес кую, борылышны дөрес үтү кебек биремнәрне үтәргә иде. Катнашучыларның барысы да практик өлешне тиз узды. Нәтижәдә, I урынны Андрей Яшанов, II урынны Камил Утешов, Нина Васильева белән Ландыш Зиннәтуллина, III урынны Виктория Павлова яулады. «Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы» учреждениесе профилактика бүлеге начальнигы Зөлфия Рахманова әлеге конкурс турында болай ди: «Шәһәребездә «Авто-бабай-2023» конкурсы инде 20 елдан артық үткәрелә. Әлеге конкурста, шулай ук, Эчке эшләр министрлыгы ветераннары да катнаша. Бабайларны күп чакырган идек, күбесе килә алмады шул. Алар урынына «авто-әбиләребез» килгән. Шулай да, әбиләребез янына ике бабай гына килсә дә, конкурсыбыз мавыктыргыч һәм кызыклы үтте. Теоретик өлешне бик тиз үтеп чыктылар. Практиканы да бик «шома гына» үттеләр. Муниципаль этапта жиңү яулаган бабаебыз, республика этабында безнең шәһәрнең данын яклаячак. Б
Лениногорскида үткән «Авто-бабай-2023» муниципаль конкурсында жиңүне кем яулады? Жиңүчеләр билгеле
15 августа 202315 авг 2023
1 мин