Лениногорскида Физкультурачылар көне узды. Бәйрәм уңаеннан скандинавча йөрүдә ярыш та үткәрелде. Лениногорскилы Фәридә Усманова беренче урынны яулады. Аның турында күп тапкырлар язганыбыз бар. Ул скандинавча йөрүдә генә түгел, ә «Городки» уенында да сынатмый. Әле күптән түгел генә үткәрелгән ярышта беренче урынны алган иде. Ничә яшьтә булуына да карамастан, бирешми, спорт белән шөгыльләнә, үткәрелгән ярышларда бик теләп катнашып килә. Галина Кочеткова скандинавча йөрүдә III нче урынны яулады. Бу спорт төре белән шөгыльләнүе хакында ул: «Бу төр йөрү белән 2017 елдан бирде шөгыльләнәм. Беркемдә чакырмады, үзем йөри башладым. Сеңелемне дә иярттем, хәзер икәүләшеп йөрибез. Урман паркы үзенең яшеллеге һәм матурлыгы белән жәлеп итә, шунда барабыз», диде. Аның әле башка Дипломнары да бар икән. Мәсәлән, дартс, шулай ук 30 метрга йөгерү. Аларда икенче һәм өченче урыннарны яулаган. Скандинавча йөрүне үз иткән тагын бер шәхес – Владимир Бажанов. Аңа 71 яшь. Пенсиягә чыкканнан бирде мондый төр спо
Лениногорскилылар Скандинавча йөрүдә сынатмый
15 августа 202315 авг 2023
1
1 мин