Найти тему

Иске Шөгер авылы янындагы юл һәлакәтендә 13 яшьлек яшүсмер һәлак булган

фото: Прокуратура Татарстана
фото: Прокуратура Татарстана

Районның Иске Шөгер авылы янында авария була. Авариянең сәбәпләре ачыклана.

Беренчел мәгълүматлар буенча, “Жигули” автомобиле  руле артында яшүсмер булган.

Машина юлдан барганда, идарә итүне югалта һәм кырыйга төшеп китә, машина әйләнеп каплана.

Нәтиҗәдә, 13 яшьлек пассажир алган травмалардан  урында  ук һәлак була.

Шофер һәм тагын бер пассажир-яшүсмер хастаханәгә озатылган.

https://www.tatar-inform.ru